Рамил Мирзаһитов: «Рабига Хәкимова иҗатын өйрәнә башладык»

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга – 80 ел. «Татфак» үз мөгаллимнәрен, тарихи шәхесләрен ничек искә ала? Әлеге чарага багышланган матбугат очрашуында шул хакта да сүз булды.

– Казан университеты оешкан көннән башлап, татар теле бүлеге буенча беренче лектор билгеләнә. Ул – Ибраһим Хәлфин. 1944 елда Татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының беренче җитәкчесе һәм бүлекне оештыручы – Рабига Хәкимова, – диде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, тарихны  искә төшереп.

Алга таба тарихы болайрак. 1960 елда Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы базасында татар теле һәм татар әдәбияты кафедралары булдырыла.1989 елда Филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге базасында Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты оештырыла. 2000 елда факультетның көнчыгыш телләре кафедрасыннан Көнчыгышны өйрәнү институты үсеп чыга. Факультетның исеме Татар филологиясе һәм тарихы факультеты итеп үзгәртелә.

Бүлекне оештыручы Рабига Хәкимованың истәлеген мәңгеләштерү өчен вузда нәрсәләр эшләнә? Бюст кую планлаштырылмыймы? Журналистлар татар теле бүлегенә нигез салучы галимәнең язмышы белән дә кызыксынды.

– Рабига Хәкимованың тормышы моңа кадәр өйрәнелмәгән иде. Күптән түгел университетта аңа багышланган «түгәрәк өстәл» үткәрдек. Туганнарын чакырып сөйләштек. Бездә аның нибары бер генә фотосы саклана. Очрашуга туганнары тагын берничәне алып килде. Аның шәхесен өйрәнә башладык. Боз кузгалды. «Безнең Мирас» журналында галимәнең тормышы, хезмәте турында язма басылды. Бюст турында әйтә алмыйм, бу безнең көчтән генә килми. Уку йортында узган ел ачылган студиядә галимнәр турында әңгәмәләр эшли башладык. «Шәхесләр» дигән проект бу, – диде Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

Рәдиф Җамалетдинов: «Легендар шәхесләрне барлау, исемнәрен мәңгеләштерү буенча сөйләшүләр алып барабыз. Әлеге бүлекне тәмамлаган кайбер шәхесләр турында басма басылды. Алга таба да бу эшне дәвам иттерербез. Бәлкем энциклопедия кебек чыгара алырбыз», – дип өстәде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре