Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәрҗани урамы ягыннан Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерү эшләре темплары белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар төзекләндерү участокларын карап чыктылар, башкарылган эшләрне һәм өченче чират кысаларында башкарасы эшләрне бәяләделәр.
Эшләрнең барышы турында «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова сөйләде. Генераль план схемасы һәм техник-икътисадый күрсәткечләр тәкъдим ителде.
Наилә Нагуманова хәбәр иткәнчә, 1,5 км җәяүлеләр юлы барлыкка киләчәк, ул алдагы реконструкция чиратына бәйле. Барлыгы 5 км боҗралы җәяүлеләр юлы булачак.
Шулай ук Рөстәм Миңнехановка мульмедиа йөзеп йөрүче фонтан проекты турында да сөйләделәр – аны Күл уртасында Камал ис. театрның яңа бинасы алдында күл уртасында урнаштытырга җыеналар.
Рөстәм Миңнеханов җыелган темпларны киметмәскә һәм яр буен төзекләндерүгә кагылышлы эшләрне 30 августка - Республика көненә төгәлләргә кушты.
Моннан тыш, Татарстан Рәисе төзекләндерү барышын шәхсән үзе контрольдә тотачагын һәм ай саен эш күләмен бәяләү өчен килеп йөриячәген ассызыклады. Казан мэры Илсур Метшинга төзекләндерү барышын атналык форматта контрольдә тотарга кушылды.
Илсур Метшин, җәяүлеләрең яр буена ирекле керү мөмкинлеген тәэмин итү өчен, Мәрҗани урамына аркылы урамнарны үтеп йөрү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Мәрҗани урамындагы хәрәкәтне үзгәртеп кору вариантлары турында «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова сөйләде. Әгәр бүгенге көндә Мәрҗани ике яклы урам булса, бер яклы хәрәкәт оештыру һәм муниципаль парковка урыннарын арттыру мөмкинлеге дә каралырга мөмкин.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук административ бина төзелеше проектын ике вариантта тәкъдим иттеләр. Татарстан Рәисе проектны фикер алышу өчен шәһәр төзелеше советына чыгарырга кушты.
Азакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Болак елгасы аша Татарстан урамы буенча күпер аша чыгуны реконструкцияләү проектын тәкъдим итте. Ул искәрткәнчә, хәзер күпер аша чыгу урыны ике өлештән тора – 1958 елда төзелгән аркалы күпер һәм 1983 елда төзелгән балкалы күпер.
Реконструкция өч этаптан тора: әйләнеп узу юллары, ясалма корылмалар төзү һ. б.
Рөстәм Миңнеханов күпер аша чыгуны реконструкцияләү мәсьәләсен җентекләп өйрәнергә кушты.
Бүгенге көндә Рөстәм Миңнеханов Кабан күлләре һәм Болак кушылдыгы яр буе системаларын үстерү концепциясе белән танышты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез