Соңгы көннәрдә автор телеграм-каналларны ачарга өлгерми, хәрби комиссариатларга ут төртү турындагы хәбәрләргә тап була. Ут салу очраклары саны көннән-көн үсә һәм шик юк: илдә чып-чын эпидемиягә әверелеп бара. Япь-яшь кызлардан алып яше 85кә җиткән картларга кадәр, билгесез кешеләрнең боерыгына буйсынып, яндыргыч шешә ясый һәм җинаять юлына баса.
Күбесе нәтиҗәсез тәмамлана, әмма зомби хәленә китерелгән җинаятьчеләр гамәлләре өчен барыбер җавап бирәчәк. Махсус хәрби операция башлангач, Россиядә законнар катыланды, 15–20 еллык срокны «эшләп алу» хәзер берни түгел. Ут салу шаукымы белән Украинаның Мәгълүмати-психологик операцияләр үзәге идарә итә, диләр. Сак булырга, миләрне яулап алып, зомбига әйләндерүчеләргә бирешмәскә өндәгән язмалар телеграм-каналларда да, матбугат битләрендә дә күренә башлады инде. Әмма телефон мошенниклары тарафыннан халыкның алдануы инде күп еллардан бирле барганны искә алганда, ут салуга һәм шартлатуга этәрә торган телефон террорыннан җиңел генә котылып булмас кебек.
Әйдәгез, кешеләрне җинаятькә этәрә торган мотивларның берничәсен карап үтик. Мошенниклар синең исемгә кредит рәсмиләштерә, алар хәрби комиссариатта утыра, котылу өчен, кичекмәстән барып, ут төртергә кирәк дигән ялганга ышана күпләр. Икенче бер катлау башта, алданып, мошенниклар хисабына миллионлаган сум акча күчерә дә шуларны кире кайтарып алу өчен ут төртергә дигән шартны үтәргә ашыга. Җинаятьне видеога төшереп, мошенникларга җибәргәч, акчасы кире кайта, дип уйлый. Хәрби комиссариатта хыянәтчеләр утыра, яшерен мәгълүматны украиннарга тапшыралар, шуларны юк итәргә дигән миф шәйләнә тагын. Монысына ышанучылар да җитәрлек. Элемтәнең теге башында «ФСБ офицерлары» утыра, рәсми затларга, бигрәк тә яшерен хезмәт вәкилләренә берсүзсез ышану безнең канга сеңдерелгән. Курку катыш ышану дип өстәргә кирәктер, мөгаен.
Телеграм-каналларда төрле аналитиклар вазгыятькә үз карашын белдерә, төрле фикерләр әйтелә. Кайберәүләр белем бирү системасының начар булуыннан күрә әлеге галәмәтне. Чынлап та, бигрәк наив, бигрәк беркатлы алдана бит кешеләр. Баш миен аз гына эшкә җиксәң дә, йогынтыдан бик җиңел чыгып булырга тиеш кебек күренә югыйсә. Мәсьәлә шулай җиңел генә булса икән! Телефон мошенниклары кармагына бик яхшы интеллектуаллар һәм белгечләрнең дә еш кабуын искә алганда, мәгариф системасының аксавы белән генә аңлатырлык күренешләр түгел бу. Безгә каршы бер явыз система эш итә. Корбаннарны бик белеп сайлый, бик нечкә алымнар белән аларга тәэсир итә. Гипнозлый. Җәмгыять тоталь рәвештә соңгы елларда шундый гипнозга бирелүчән итеп тәрбияләнде һәм тәрбияләнә.
Шундый тәрбия бер Россиядә генә түгел, глобаль рәвештә бөтен дөньяда бара. Кешеләрдә ялганга иммунитет максатчан рәвештә бетерелә, һәм рәсми боерыкларга берсүзсез ышанучанлык сеңдерелә. Экстремаль шартларда, чынлап та, җитәкчелеккә берсүзсез буйсынмый булмый, чөнки катлаулы вазгыятьтән ныклы дисциплина белән генә чыгып була. Һәм без планетакүләм беренче экстремаль шарт белән очрашабыз: ковид пандемиясе мәйданга чыга. Монда бәхәсләшеп торып булмый инде: бикләнергә кушалар икән, бикләнәсең, вакцина ясатырга кушсалар, ясатасың. «Вакциналаштыру турында моңарчы яшәп килгән медицина протоколлары ни өчен юкка чыгарылды?» дигән сорауны биреп тора алмыйсың. Махсус хәрби операция һәм мобилизация белән дә шул ук хәл. Тәнкыйди фикерләү катгый тыела. Чакырганда хәрби комиссариатка килмәүчеләргә законнар ничек катыланды! Телефон аша гипнозлаганда менә шулар алгоритм итеп кулланыла да инде. Сиңа рәсми рәвештә ФСБ полковнигы шалтырата. Ышанмас идең, аның кулында синең турында тулы мәгълүмат бар. Кайда яшәвеңне белә, телефоның һәм паспорт мәгълүматлары да аның өчен сер булмаска мөмкин. Син барып ут салырга тиешле объектның да төгәл адресы бар кулында. Тәнкыйди фикерли башласаң, син аны җиңел генә чиста суга чыгарыр идең, әмма гафу итегез, ул рәвешле фикерләү тыела, безне алай өйрәтмәделәр. Монда бик күп шәхси мәгълүматның сатылуы, иркенгә чыгарылуы проблемасы да бар әле. Рәсми оешмалар аны сакламыйлар. Сер түгел, кайвакыт банк хезмәткәрләре дә синең хактагы мәгълүматны мошенникларга сата.
Бу алгоритмга курку дигән нәрсә килеп кушыла әле тагын. Яшерен хезмәтләрдән курку. Моннан берничә еллар элек миңа бер ришвәтче турында зар килеп керде. Зарланучылар – интеллектуаллар, ягъни төшеп калган кешеләр түгел. Мин аларга каракны фаш итәргә, ришвәт түләмәскә кушам. «Юк, мөмкин түгел, – диләр. – Ире – ФСБ офицеры аның». ФСБ офицеры булу чикләнмәгән хакимлек бирми, аңа да авызлык табып була дигән дәлилне колакларына да элмиләр. Соңынан фаш ителде ул ришвәтче, йөрәк өянәге белән хастаханә палатасында сак астында ятты, ире дә яшерен хезмәтләр вәкиле түгел икән, анысы да ачыкланды. Әмма факт көч структурасының югары катлавында урнашучылардан куркуның җәмгыятьтә ничек көчле булуын дәлилли. Украинада Мәгълүмати-психологик операцияләр үзәге дигән оешма чынлап та булган очракта, анда бик яхшы профессионаллар утыра торгандыр. Яшерен хезмәтләр вәкиленнән курку ярдәмендә кеше ихтыярын ничек богаулап куеп булуын яхшы беләләрдер.
Икенче курку – мал югалтудан курку да бар әле. Соңгы унбиш елда бездә кредитоманнар армиясе үстерелде. Хөкүмәтнең төп икътисадый сәясәтенә әйләнде ул – кешеләрне бурыч белән богаулап кую. Кредит коллыгына бер төштеңме, ул чиргә әйләнә, котылу авыр. Аз гына кредит биреп, аны миллионлаган сумлык бурычка үстергән микрофинанс оешмалары күпме кешенең башына җитте икән соңгы дистә елда? Моның статистикасы бармы? Аннан соң абруйлы дип саналган банклар да, килешүнең иң мөһим өлешен вак хәрефләр белән язып, күпме кешене кармакка эләктерде. Түләгән өстенә түләттеләр. Шуңа күрә синең исемгә кемнәрдер зур суммада кредит рәсмиләштерә дигән хәбәр акылны томалый һәм күңелдә вәсвәсә давылы кузгалта. Бу юлларның авторы беркайчан да бер тиен дә кредит алмады, әмма телефонымдагы банк кушымтасын беренче тапкыр ачканда, «Кредиты» дигән сүз астындагы «Предварительно одобрен» дигән сүз күңелгә бик зур шом салган иде. Шунда ук банкка шалтыраттым, үземнең кредитка гариза язмавымын әйтеп, аңлату таләп иттем. Менә шундый хәлләр инде. Банкирлар туктаусыз «салкын» шатыратулар белән дә халыкның башын бик бутый. Соңыннан мошенник шалтыратамы, банк хезмәткәреме икәнен ачыклый алмас хәлгә килә кеше.
Вазгыятьнең нечкә якларын бик яхшы белгән психологлар мәгълүмат кырында зур сугыш башлап җибәрде. Мантыйк буенча фикерләгәндә, алар һөҗүменә дучар булучылар җиңел генә бирешмәскә тиешләр кебек тоела. Әйтик, ут төртеп җәфаланганчы, хәрби комиссариатка барып, хәлне ачыклау яисә полициягә хәбәр салу җиңелрәк. Читтән караганда иң оптималь юл шул ич инде. Әмма… хакимият вәкилләренә берсүзсез буйсыну белән янәшә аларга ышанмау дигәне дә яши бит әле күңелләрдә. Үткән ел өлешчә мобилизацияне ничек башлаганнарын хәтерлибез. Хәтта Путин «мәгънәсезлек тулып ята» дип бәя бирде көзге хәлләргә. Әйтик, безнең районның хәрби комиссары мобилизация барышында кулга алынды. Менә шундый комиссарга барып, сереңне ач инде син! Шулай булгач, элемтәнең теге ягындагы «ФСБ офицеры»на ышанмый да булмый, дип уйлый башлый кешеләр. Аның кушуын үтәү иң дөрес һәм җиңел юл булып тоела. Башта ут күңелләргә салына, аннан соң гына военкомат тәрәзәсенә «Молотов коктейле» булып оча.
Кайдадыр сиңа каршы сугыш игълан иткән психоаналитик үзәк бар икән, аңа каршы көрәшергә сәләтле икенче үзәк тә булырга тиештер инде, мөгаен. Кешеләргә акны карадан аерырлык тәнкыйди фикерләү мөмкинлеген кире кайтармасак, зомбиларның зур армиясенә каршы сугышырга туры килергә мөмкин. Сугыш вакытында ялган рөхсәт ителә, билгеле. Рөхсәт ителә. Әмма үз халкыңны түгел, дошманны гына алдарга ярый. Киресенчә гамәл кылынса, без контрольгә алып бетереп булмаслык хәлләргә кереп батчакбыз. «Ут салу» операциясе шуны искәртә кебек.
Рәшит Фәтхрахманов
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез