«Ватаным Татарстан»да без моннан унбиш ел элек күләмле язма биргән идек. Анда: «...капиталистик җәмгыять тә үзенә табут капкачын кадаклаучыны көтә башлады», – дип яздык. Соңгы көннәрдә Трамп игълан иткән тариф сугышлары – глобаль капитализмның үлемен хәбәр итүче быргы тавышы ул. «Телеграм» каналларының берсендә Трамп сурәтен суда йөзеп килгән каракош (кара аккош) рәвешендә бирделәр. Газета укучылар өчен искәртик: каракош теориясен Америка икътисадчысы һәм математик Нассим Талеб уйлап чыгарган иде. Каракош күренү эшләрнең хөрти булуын аңлата.
2 апрель көнне кешелек дөньясы тарихында тиңе булмаган вакыйгага старт бирелде: Трамп, үзенең сайлау алды вәгъдәсен үтәп, барлык дәүләтләр белән сәүдәгә дә масштаблы тарифлар игълан итте. Кытай, әйтик, элекке 20 процент пошлинага 34 процент өстәп түләргә тиеш булды, ягъни чин товарлары өчен сәүдә тарифы 54 процентка җитте. Башка илләрдән аермалы буларак, алар бу сугышны горур кабул итте: американ товарларына нәкъ шундый масштабтагы процентлар өстәделәр. Трамп уенның ставкасын янә күтәрде: 50 процентлы яңа тарифлар кертте. Җәмгысы Күк асты илендә җитештерелгән һәр товар, Америкага килсә, 104 процент пошлина түләргә тиеш булып чыкты. Ә бу ике ил арасындагы сәүдәнең тукталуына тиң. Әмма чиннар тарифларны әйләнеп узу буенча мастер-класс күрсәтә. Алар: а) милли валютаны очсызландыра, б) үз товарларын океан арты базарына башка илләр аша илтә.
Трамп һәм аның иярченнәре бертуктаусыз Кытай белән ике арада сәүдә дефицитының 1 триллион доллар булуын тәкрарлый. Ике ил арасында сәүдә әйләнеше үткән ел 688,28 миллиард доллар булган. Трамп мәктәптә арифметиканы бер дә үзләштермәгән, ахры, дип уйлаган идем, алай түгел икән. Ак йорт башлыгы бу юлы дөрес саный: чит илләр аша килгән Кытай товарларын да исәпли. Димәк, американнар чин товарларыннан аерылмый, хәтта үзләренеке саналган айфонны да Күк асты иленнән сатып алалар. Ике ил арасында сәүдә сугышы кыза. Чиннар Голливуд фильмнарын сатып алуны бөтенләй туктатырга җыена. Сүз миллиардлы контрактлар турында бара.
Кытай кулында тагын бер көчле корал бар: Америка трежирсларын (дәүләт бурыч кәгазьләрен) сатса, янкиларның фонд базарын тулысынча җимерә ала. Американың финанс базары болай да җир тетрәү хәлендә: 7 апрельгә 14 триллион доллар югалтты. Тариф сугышы башлангач, Пекин 50 миллиард долларлык Америка кәгазьләрен сатты. Шуннан да артык сатмас, чөнки АКШ ауса, Кытай да түнәчәк.
Вашингтон башлаган апрель «сугыш»ы дөньяда кискен шок китереп чыгарды, дип әйтсәк, аз булыр. Финанс базарларында җимерелү бара, болай да рецессиягә кереп бара торган дәүләтләрдә «җитештерү кризисы» дигән ерткыч зур итеп авызын ача. «Трамп ни өчен ва-банкка барды, ул шундый ук ахмакмыни?» дигән сорау тумый калмый. Олигарх Президент никадәр генә оптимизм чәчмәсен, бүген аның үз командасында ук тариф сугышлары уңаеннан кылычлар бәрелешә. Иң якын аркадашы Илон Маск пошлиналарны яңадан карарга өнди, ләкин уңышсыз. Маск, түзә алмыйча, Трампның сәүдә буенча киңәшчесе Питер Наварроны ахмак дип атады, хәтта «Питер Ретаррдо» дигән исем такты («ретардо» инглизчәдән тәрҗемә иткәч, «акылга зәгыйфь» дигәнне аңлата).
Гадәттән тыш адымга барырга АКШ лидерын түләп бетерә алмаслык әҗәтләр мәҗбүр итте. Июнь аена 9,2 триллион долларлык бурычны капларга кирәк, казнада түләрлек акча юк. Бурычларны реструктурлаштырып кына котылып була, ягъни яңа әҗәт кәгазьләре сатасың. Ләкин бу гамәл бәладән коткармый, аны бераз арткарак кына чигерә. Облигацияләрне күп бассаң, алар очсызлана, алсыннар өчен, зур процентлар вәгъдә итәргә кирәк була. Әлеге процентлар белән дә бурычлар астрономик сан дәрәҗәсенә үсеп килә.
Трамп стратегиясе шундый: пошлиналардан елга 600–700 миллиард доллар акча җыю, импортны кыйммәтләндереп, товарларны АКШның үзендә җитештерә башлау, хәтта башка илләрдән репарацияләр түләтү. Соңгысын җиңелгән дәүләтләр җиңгән дәүләткә генә түли. «Евросоюз белән сөйләшү булмаячак, алар безгә хәзерге өчен генә түгел, үткән өчен дә ел саен күп акча түләмәсәләр», – ди ул, мәсәлән. Евросоюз җитәкчелеге әлегә Трампка ничек ачкыч табарга белми. Түләрләр иде – бердән, ни өчен? Икенчедән, Евросоюз бюджетының үзенең дә авызын ачса, үпкәсе күренергә тора.
Индонезия Трампка, тарифларны туктатса, йомырка вәгъдә итә. Илнең азык-төлек министры Зөлкифли Хәсән айга 5 миллиард йомырканы артык җитештерүләрен, шуларны американнарга ашатырга әзер торуларын белдерде.
Трамп авантюрасының барып чыгуына күпчелек аналитиклар шик белдерә. Кайбер компанияләр җитештерүне Америкага күчерергә әзер әзерен. Әмма хәтта Американың үз белгечләре дә бу уңайдан пессимизм үрнәге күрсәтә. Алисса Гриффин – беренче Президентлык срогында Трамп командасында булган белгеч: «iPhone АКШта җитештерелсә, 30 мең доллар торачак», – ди. Букмекерлар быел Америкада рецессия башлану ихтималын 65 процентка җиткерделәр, Трампның китүенә ставкалар кабул ителә.
Автор бу юлларны язганда, вазгыять кискен үзгәрде. Америка сәясәтчеләренең Трамп һәм Маскны юкка чыгаруның акланырлык хәл булуын рәсми танучы ишле армиясе пәйда булды. АКШ олигархлары ярсый башлады, «миллиардерлар фетнәсе» оешу турында хәбәрләр күренде. Трамп әле үзен бик горур тота иде, социаль челтәргә башка ил лидерларының аның алдында тезләнүен белдереп, тупас һәм оятсыз пост элде. Әмма берничә сәгатьтән үзе тезләнде: Кытайдан башка илләргә тарифларны 90 көнгә кичектерде. Тарифларны сакласа, АКШ икътисадының беренче булып егылачагы мәгълүм булган иде инде. Дәүләт департаменты әлегә чиннарны сүгә, әмма үзенең буш куык икәнлеген тагын бер тапкыр раслаган тарифлар авторы Си белән очрашырга теләвен әйтә. Мөгаен, чиннар белән сугышны да туктатыр. Тарифлар паузага куелды, әмма аларга илткән сәбәп үз урынында кала. Иртәме-соңмы АКШның дефолты турында хәбәрләр укырга туры киләчәк. Әлегә АКШта спекулянтлар бәйрәм итә: фонд базары үсештә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез