2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда ятим балаларга түләүләрне һәм пенсионерларга субсидияләрне арттырырга ниятлиләр.
ТР хөкүмәте карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Хезмәт ветераннарына түләүләр 630 сумга кадәр артачак (быел аена 605 сум акча алалар). СССРның Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен медальләре һәм орденнары булган тыл хезмәтчәннәре аена 939 сум алачак, ә сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләр - 788 сум.
Моннан тыш, киләсе елда ятим балалар өчен түләүләр артачак. Ул 384 сум тәшкил итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез