Татарстанда Нурлат-Чуаш Тимерлек юлында туй кортежы катнашында булган юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән, дип хәбәр итә "Нурлат-информ".
Беренчел мәгълүматлар буенча, "Приора" руле артындагы туй кортежы йөртүчесе каршы як полосага чыккан, анда "Лада Калина" автомобиле белән бәрелешкән. Киләсе машина туктап өлгермәгән һәм беренче автомобильгә килеп кергән.
Юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән, шуларның икесе бала. Барлык зыян күрүчеләрне төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар. Хәзерге вакытта аларның тормышына куркыныч юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез