Татарстанда урып-җыю темплары графиктан калыша

Татарстанда урып-җыю темплары графиктан калыша. Бу уңайсыз һава шартлары белән бәйле. Бу хакта киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Җәббаров сүзләренә караганда, бүгенге көндә 606 мең гектар бөртекле культуралар суктырылган. Бу планның 46% ы. Шулай ук 1,9 миллион тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектардан 30 центнерга җитә, дип өстәде ул.

Моннан тыш, 3, 5 миллион тонна ашлык җыеп алынган һәм барлык мәйданның 90%ы суктырылган. Тагын 370 мең гектар мәйданда көзге бодай суктырылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре