Савыгуга өмете калмаган хасталарны карау, ягъни паллиатив ярдәм күрсәтү өчен, поликлиника табибларын әзерлиләр. Бу эшкә беренчеләрдән булып, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнарында алынганнар. Буа, Биектау районнарында да өйгә йөреп хезмәт күрсәтүче белгечләр бригадасы оешачак икән. Төп үзәкләр Казан, Чаллы, Әлмәт зонасында эшләячәк.
Паллиатив ярдәм дигәндә, иң әүвәл яман шеш белән авыручы кешеләр күз алдына килеп баса. Чире соңгы стадиягә җиткән, дарулар, башка дәвалау алымнары белән дәвалап аякка бастырып булмаган, урын өстендә яткан хасталарга аерым хезмәт күрсәтергә кирәк. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив хезмәт буенча штаттан тыш баш белгече Илсур Шәймәрданов сөйләвенчә, паллиатив хезмәт күрсәтүче белгечләр киләчәктә һәр районда булачак. Белгеч фикеренчә, иң яхшысы – ул белгечләрнең өйгә йөреп тә хезмәт күрсәтүе. Районнар үз җирлегеннән чыгып, эшкә төрлечә алына. Әйтик, Түбән Камада бу максаттан бер генә түгел, берничә белгеч әзерләгәннәр. Өйгә чакырулар буенча терапевт та, невролог яки онколог, анестезиолог та чыгып китәргә мөмкин.
Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында паллиатив хезмәт күрсәтүгә ел ярым элек керешкәннәр. Әлеге районнан максатчан программа буенча укып, диплом алып кайткан, җиде ел стажы булган белгечне Казанда өстәмә курсларда әзерләп кайтарганнар. Айнур Гайнетдинов поликлиникада терапевт вазифасын да, өстәмә рәвештә паллиатив ярдәм күрсәтү эшен дә башкара. Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Китаевтан алган мәгълүматлар буенча, районда урын-җир хасталары 252гә җитә. Онкологларда 744 кеше исәптә тора һәм аларның 14е паллиатив ярдәмгә мохтаҗ. 32 сырхау – бавыры, бөере һәм башка әгъзалары җиткелекле эшләмәүче авыр хәлдәгеләр, инсульттан соң үзен карый алмаучылар 80гә җыела. Кискен нерв системасы чирләре белән авыручылар – 36, юл һәлакәтенә яки бәла-казага тарып имгәнүчеләр – 6, терапевтик профильдәге хроник чире булганнар – 80 кеше. Паллиатив ярдәм күрсәтүче табиб һәм фельдшер атнага берничә көн авылларга йөри. Кая, кайчан барасылары алдан ук билгеле. Сырхауга ашыгыч ярдәм кирәк булганда, үзе генә булыша алмый икән, авыл фельдшеры район белгеченнән ярдәм сорый. Паллиатив ярдәм күрсәтүче белгеч өйдәгеләрне урын-җир хастасын карарга да өйрәтеп кайта. Ул үзе белән авыртуны басучы дарулар да йөртә.
Казанда беренчеләрдән булып авыр хәлдәге авырулар өчен хоспис ачуга ирешкән Владимир Вавилов көзен Берләшкән Милләтләр оешмасының 74 нче генераль ассамблеясында чыгыш ясарга тәкъдим алган. Казан хосписы эшчәнлеге Англия, АКШ, Франция, Германия белгечләрендә дә зур кызыксыну уяткан. Владимир Владимировичның мондый сырхаулар һәм эш тәҗрибәсе турында сөйләр сүзе күп. Хоспис белгечләре биш ел эчендә 4 меңгә якын кешене кабул иткән. 300 кешенең өенә даими барып йөриләр. Хосписка якынын вакытлыча урнаштырырга теләүчеләр саны елдан-ел арта һәм кайчак чират та хасил була.
Владимир Вавилов хәзер Казанда икенче яңа хоспис төзү уе белән яши. Аның проекты әзер. Республика клиник хастаханәсеннән ерак булмаган җир кишәрлегендә ел азагына кадәр төзелеш эше башланып китәргә тиеш. Әлегә документлар рәсмиләштерелә икән. “Татарстанда ел саен яман шеш чиреннән 6 мең кеше үлә. Шуннан чыгып та, әлеге хезмәтнең никадәр кирәк икәнен аңлыйсың”, – ди хоспис җитәкчесе. Бу уңайдан паллиатив хезмәт өчен республика казнасына федераль казнадан узган ел 78 миллион сум акча күчкән. Быел ул сумма – 110 миллион сум һәм киләчәктә дә финансланачак. “Хоспис, паллиатив хезмәт чыгымнарын каплауга дәүләт акчасын гына җиткерү мөмкин түгел, кайсы гына илне алма, барысында да иганәчеләр акчасы да кулланыла”, – ди Владимир Вавилов.
Казан хосписы күптән түгел Россия Президенты грантын отты. Ул 3 миллион сум акчаны үзәк нерв системасы чире белән авыручы балаларны дәвалауга юнәлтәчәкләр. “Без ярдәм күрсәтә торган авыру балаларның кайберсе олыгайганчы яши дә алмас. Максатыбыз – аларның тормышын, көнкүрешен җиңеләйтү, сабыйларны дөньяга чыгару”, – ди Владимир Вавилов. Өйгә йөреп хезмәт күрсәтүче белгечләр балаларны сәламәт кеше өчен гап-гади нәрсә саналган һөнәрләргә өйрәтәләр – ишек йозагы ачарга, газ плитәсен кабызырга, өс киемендәге төймәне эләктерергә. Болар барысы да ата-аналар теләген искә алып эшләнә. Өлкәннәр: “Үлеп китсәм, балам ничек яшәр, кем кулында калыр?” – дип борчыла. Паллиатив ярдәм күрсәтүченең бурычы – авыр хәлдәгеләрнең барлык сорауларына да җавап табарга булышу.
Фәния Арсланова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat