Ил халкы “Россия почтасы” һәм “Россия иҗтимагый телевидениесе” оештырган гуманитар акция башланганнан бирле Иркутскига 13 меңгә якын посылка җибәргән инде. Татарстаннан исә бирегә 300дән артыграк әнә шундый гуманитар йөк юлланган.
Табигать казасына дучар булганнарга иң беренче чиратта шәхси гигиена әйберләре һәм тиз бозылмый торган ризыклар тутырып җибәрелә. Атна ахырына кадәр татарстанлылардан тагын 100ләп күчтәнәч Иркутск өлкәсенә барып җитәчәк.
“Россия почтасы” бүлекләрендә бушлай җибәрелә торган посылкаларга шәхси гигиена әйберләре, юу өчен сыекча-порошоклар, урын-җир кирәк-ярагы, кием-салым һәм аяк киеме, сөлге, мендәр, юрган, тиз бозылмый торган ризыклар, кесә телефоннары салырга була. Әмма бер шарт белән – алар барысы да яңа булырга тиеш. Посылкада “Гуманитар ярдәм” дип күрсәтергә кирәк.
Посылка җибәрүчегә күчтәнәчләре киткәнлеккә чек бирелә. Аның номеры буенча “Россия почтасы” сайтында яки мобиль кушымтада гуманитар йөкнең ничегрәк “бару”ын күзәтеп торырга була.