Җәен дә көз кебек. Бу сүзләрне еш кабатларга туры килер әле. Июль азагы – август башы җылы һава торышы белән куандырырга ашыкмый. Россиягә арктик һава агымы “ишелеп төште”.
“Российская газета” хәбәр иткәнчә, илнең Европа өлешендәге үзәк полосада башланып киткән суыклар атна азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләгән. “Арктик һава Уралда урнашачак. Шуңа да үзәктәге төбәкләрдә көзге һава торышы сакланачак. Киләсе ялларда гына җылыту көтелә”, – дип, аның сүзләрен китерә басма.
Синоптик сүзләренчә, июль ахыры – август башы декадасы Россиядә җәйнең иң җылы вакыты булып саналса да, быел эссе көннәр турында хыялланырга гына кала. Җылы һава – Көнбатыш Европада гына. “Кызганыч, Урал циклоны безгә салкын җибәрә. Һава циркуляциясе көнбатыштан көнчыгышка үзгәргәнче суык булачак”, – дип аңлата белгеч.
Европада эссе, Россия халкын көзге җилләр өшетә, Якутиядә урманнар яна, Ерак Көнчыгышны су баса. Һава торышының көйсезлеге нәрсәгә бәйле соң? Галимнәр, бер эссегә, бер суыкка ташлаган үзгәрешләрнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин, дигән фикердә. “Климаттагы үзгәрешләр астрономик, антропоген факторларга да бәйле. Шулай ук Җирнең магнит кырындагы үзгәрешләр дә тәэсир итми калмый”, – дип саный метеоролог Татьяна Позднякова. Аныңча, 5-7 елга бер Россиянең кайбер өлешләренә салкын һава агымы бәреп керә. Бар ышаныч – августка. Мондый суыкларны җәйнең соңгы ае капларга тиеш, ди белгечләр.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев та шулай уйлый. Казанга Арктикадан салкын һава массалары килү сәбәпле, әлегә җылыга өметләнергә кирәкми. “Уртача көнлек температура хәзер 21 градус җылы булырга тиеш. Әмма нормадан тайпылыш күзәтелә. Шулай да августта җылы кире кайтачак”, – дигән ул “Татар-информ” агентлыгына.
Метеокүзәтү тарихына карасаң, Казанда иң суык җәйге көн булып 1891 елның 18 июле теркәлгән. Һава температурасы бу көнне 4,6 градуска кадәр төшкән. 1914 елның 20 июлендә дә шундый ук хәл күзәтелгән. 2010 елның июль ае да шундый салкын көне белән истә калган.
Көннәрнең бозылуы авыл хуҗалыгына да кыенлыклар китерә. Фермерлар борчуга төшкән: уңышны югалтмаслармы? Һава торышының эсселе-суыклы уйнавы урак эшләрен дә тоткарлый. Кукуруз, көнбагыш, бодай кебек культуралар өлгереп җитми. Күпчелек бакчачылар кыяр уңышыннан коры калуын да әйтә.
– Уңыш җыю, ким дигәндә, ике атнага диярлек тоткарланачак. Көнбагыш һәм кукуруз кебек соң өлгерә торган культуралар өчен бу аеруча куркыныч. Алар вакытында өлгермәячәк. Ике атна – безнең зона өчен бик зур вакыт. Августта җылы көннәр күп булыр, дип ышандыралар, шуңа өметләнеп торабыз, – ди Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимиров.
Һава торышының үзгәрүчәнлеген җылы яраткан культуралар бигрәк тә авыр кичерә. Бакча җиләге үрчетү белән шөгыльләнүче фермерлар көннәрнең салкын торуыннан шактый зыян күрүләре турында сөйли. Температура +5 градуска кадәр төшсә дә, җиләк чәчәкләре шундук үлә, ди алар.
Азнакай районының “Марс” хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипов әйтүенчә, салкын дип эшләмичә торып булмый. Бөртеклеләрне әкренләп җыя башлаганнар инде.
– Уракка төштек-төшүен, әмма мондый һава торышы безнең өчен яхшы ук түгел, билгеле. Кайбер культуралар өлгермәскә дә мөмкин. Мәсәлән, кукуруз – җылыда гына үсә торган үсемлек бит. Ул чәкәнен чыгарып та өлгерми. Бодайлар да җитешәм-җитешәм дип тора, әмма мондый һава торышында бу мөмкин түгел. Узган ел бу вакытта урып-җыю эшләре гөрләп бара иде инде. Җылысы, кояшы булмагач, авыл хуҗалыгына кире тәэсир ясый инде бу. Әмма эшләмичә торырга да ярамый. Арышны әкренләп сугабыз. Эшләр бер атнага, ун көнгә тоткарланырга мөмкин, – диде Рамил Зарипов. Эшләр болайга барса, азмы-күпме югалтуларга түзәргә кирәк булачак. Әмма җитәкче өметен өзми. “Икмәк җирдә калыр дип уйламыйм”, – ди ул.
Салкынга карамастан, без шалтыратканда үзе дә басуда эшләп йөргән Балтач районы Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев артык борчылмаска куша. “Һава торышының мондый гына бозылулары була инде. Питрау узгач, гадәттә, ел саен суытып ала. Артык хафага төшәргә кирәкми. Салкыннар уңышка артык тәэсир итмәячәк”, – дигән фикердә ул.
Һава торышы урак эшенә дә зур зыян салмаска тиеш, дип саный Әмир абый.
– Җылы көннәр булды, сабан ашлыклары җитешеп өлгерде бит. Бездә арпа өлгерде, әмма әле арыш өлгермәде. Арышның соңарып җитешүе дә – үзенә күрә кызык хәл. Әмма бу көннәр озакка бармаячак. Элек әле сентябрьдә дә урып-җыю төгәлләнми торган иде, – диде Әмир Шәрәфиев. – Август, һичшиксез, җылы киләчәк. Шулай да артык эссегә өметләнмәгез.
Салкыннар да, яңгырлар да үтәр, ә менә аның нәтиҗәсе калыр. Узган ялларда булган көчле давылдан соң, Лаеш районында өч гаилә яшәгән бер йорт түбәсез калды. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны көчле җил турында кисәтә. Метеорологлар мәгълүматына караганда, 30 июльдә көндезге якта Татарстанда секундына 17 метр тизлектәге көчле җил көтелә. МЧС, һава шартлары бозылганда, саклану чараларын күрергә киңәш итә. Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, төнге сәгатьләрдә һава температурасы 5 – 11, көндез 12 – 18 градусны тәшкил итәчәк.
Чулпан Гарифуллина
Фото: pixabay.com
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat