Татарстанның өч трассасында тизлекне 100 прибор өзлексез тикшереп торачак

Татарстанда өч федераль трассада тизлекне өзлексез контрольдә тотуны 100 прибор күзәтә. Бух акта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Федераль әһәмияттәге өч: Мәскәү – Уфа, Казан – Оренбург һәм Казан – Ульяновск автомобиль юлларында барлык транспорт чараларының билгеләнгән тизлеген өзлексез контрольдә тотуны тәэмин итү системасы файдалануга кертелде. Автомат режимда эшләүче 100 прибор гомуми озынлыгы 900 километрдан артык булган 290 автомобиль юлы участогын контрольдә тота», – дип ачыклык керттеләр ЮХИДИдә.

Үзара берләштерелгән датчиклар урнаштыру урынындагы тизлекне дә, датчиклар арасындагы уртача тизлекне дә билгели.

Быел шулай ук Казан – Шәмәрдән, Чистай – Түбән Кама, Казан – Малмыж, Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт һәм Саескан Тавы – Шәле автомобиль юллары тизлеген өзлексез тикшереп тору системасы белән тәэмин итәргә планлаштыралар.

 


Фикер өстәү