Татарстанда юл һәлакәте булган: 1 кеше үлгән, 4 зыян күргән

Татарстанда «Дэу» машинасы кюветка әйләнеп каплану нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, дүртесе зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Менделеевск районының Тихоново авылы янында «Дэу» һәм «Лада Калина» автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә, чит ил машинасы кюветка төшеп, әйләнеп капланган», — дип сөйләде алар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә бер кешенең гомере өзелгән, дүртесе зыян күргән. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/06/191074/


Фикер өстәү