Бүген, 15 августта Татарстанда сизелерлек җылытачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Антициклон аркасында республика территориясендә явым-төшем көтелми. Төбәктә бүген, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы 8 градус кына җылы булачак. Көндез һава температурасы 21-26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat