Чистайда минивэн 9 яшьлек баланы бәрдергән, ул көтмәгәндә юлга чыккан. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
«Чәршәмбе көнне, 21 августта, 13.10 сәгатьтә Мебельная урамында 9 яшьлек велосипедчы,, юлга чыгып, «Ситроен» автомобиле белән бәрелешә», — дип сөйләделәр ЮХИДИдә.
Авария нәтиҗәсендә бала төрле тән җәрәхәте алган һәм аны хастаханәгә озатканнар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat