Алмаз чыгару компаниясе 60-65 миллион долларлык бриллиант сатачак

Россиянең «Алроса» алмаз чыгару компаниясе 2019 елның ноябрендә 14,83 караталы алсу бриллиант «Роза рухы»н сатарга ниятли. Бу хакта компания вәкиле Евгений Козенкога сылтама белән Bloomberg агентлыгы хәбәр итте.

 

Бор һәм азот катнашмалары ннан торган төсле бриллиантлар иң кадерлеләреннән санала. Бигрәк тә алсу  һәм кызыл төстәгеләре иң кыйммәтлеләреннән санала. Fancy Color Research Foundation фонды идарәсе рәисе Иден Рачминов сүзләренә караганда, «Роза рухы» тарихта иң кыйммәтле алсу бриллиант булып калырга мөмкин.

Белгеч бәяләвенчә, таш бәясе 60-65 миллион доллар тәшкил итәргә мөмкин, дип хәбәр итә «360»телеканалы. Компаниядә бриллиантны сатарга ниятләгән сумманы әйтүдән баш тартканнар.


Фикер өстәү