Корбанлыкка сарык та ярый, сыер да

Мөселман дөньясы Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Быел ул 11 августка туры килә. Өч көн дәвамында корбан чалырга мөмкин булачак. Казанда бәйрәм вәгазе иртәнге дүрттә, гает намазы исә бишенче яртыда укыла. Татарстан районнарында вәгазь вакытын кояшның кайчан чыгуына бәйләп төзиләр.

Корбан чалу кемнәргә фарыз? Шәригать канунын үтәп, корбан чалучыларны да, бу гамәлдән төрле сә­бәп­ләр аркасында читтә калучыларны да шул сорау кызыксындыра. Татарстан мөф­тие­нең беренче урынбасары Рөс­тәм хәзрәт Вә­лиуллин аң­латуынча, мөсел­ман гаилә­сендә 20 мең сум акча бар икән, корбан чалу фарыз. Гаи­лә дигәндә, бер кешенең кулындагы 20 мең сум акча турында сүз бара. Әйтик, акчаны ир кеше эшләп тапкан һәм кереме тагын булачак ди, корбанны ул үз исеменә атап чалдыра, акчасы булган хатын-кыз да шул ук канунны үти, хәтта бала, үсмергә дә җыелып килгән акчага корбанлык сатып алып, аны үз исеменә чалдырырга рөхсәт ителә. Бу эш, әлбәттә, ата-анасы яр­дәме белән башкарыла. Шул ук вакытта, кем генә чалдыр­са да, әҗер-са­вапны гаи­ләнең бөтен әгъ­засына һәм әрвахлар рухына да багышларга мөм­кин.

Тагын нечкәлекләренә тукталсак, кеше кемгәдер бурычлы булмаска тиеш. “Бурычлы кеше, телә­сә, нә­фел корбаны чалдыра ала”, – дип аңлатты Диния нәза­рә­тенең шәригать мәсь­әләләре буенча бүлек җи­тәк­чесе Булат Мөбарәков. Фарыз корбанны өч көн өчендә чалдырып өлгерергә кирәк. Итнең бер өлеше, га­дәттә, үзеңә калдырыла. Икен­че өле­шен туган­на­рыңа би­рергә яки, якыннарны җыеп, мәҗлес үткәрергә мөм­кин, өченчесе мох­таҗ­ларга таратыла. Үзең иттән бераз авыз иткәч, калган өлешен таратып бете­рер­гә дә рөхсәт ителә. Өч көннән соң сарык яки башка хайван чалдырсаң да, ул корбанлык исәбеннән саналмаячак. Соң­рак биргән сәдака да корбан сәдакасы бу­лып бармый.

Корбан чала торган көн­нәрдә һәм соңрак Диния нә­зарәтенең “Зәкят” фонды, елдагыча, мохтаҗларны ит һәм башка күчтәнәчләр бе­лән сөен­дерәчәк. Әлеге фонд­ның директоры Булат Мәрда­нов әйтүенчә, күп балалы һәм аз керемле гаи­ләләргә, хосписта дәвала­нучыларга, төрле интернатларда тәр­бия­­ләнү­челәргә 5 меңгә якын тонна иттән өлеш чыгарачаклар. Мох­таҗ ке­шеләр 8(843)225-33-22 номерына шалтыратып, үзләре хакында хәбәр итсен иде. Ятим­нәргә, авыруларга, аз керем­леләргә яр­дәм итәргә те­ләгән кеше корбан чалдыру өчен сигез мең сум акчаны “Зәкят” хәйрия фондына тапшыра ала.

Казанда Корбан чалу урын­нары ул көннәрдә 16 мәчеттә булачак. Яшел Үзән, Чистай, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт калаларында да шундый мәйданчыклар оештырылачак. Рөстәм хәзрәт, Казандагы ике мәчетнең әлеге эшкә ниятләп тә, соңрак ни өчен баш тартуын аңлатып китте. Аның әйтүенчә, алар күп катлы йортлар янә­шә­сен­дә урнашкан. Корбан чалуны исә кеше күзеннән читтәрәк оештыру хәерле­рәк. Әле­ге урыннарны ветеринария хезмәте вәкилләре тик­шер­гән. Читтән кер­тел­гән хай­ваннар да җентекле тик­шерү узган.

Бәйрәм көннәрендә шә­һәрләрдә, районнарда кү­ңел ачу чаралары да узачак. Мә­четләрдә корбанлыкка күб­рәк сарык тәкъдим ит­сәләр, аннан тыш сыер, үгез, буйвол, кәҗә, дөя итләрен дә кул­­ланырга ярый. Безнең җирлектә нигездә сарык, кә­җә хуплана икән. Алар бер еллык булырга тиеш. Алты айлык бәрән бик көр, таза икән, аны да корбанга файдаланырга мөмкин. Мөгез­ле эре хайваннарның – ике яшьлеге, дөянең биш яшьлеге сайлап алына. Сыер һәм башка мөгезле эре хайваннар, дөя бер кешедән дә, җиде ке­шедән дә чалына ала. Тик кү­мәкләп тотынганда, һәрбер­се Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләргә бурычлы. Әгәр дә арадан берсе ит кирәклектән генә чалырга уйласа, берсе­нең дә корбаны кабул булмый. Бу уңайдан сораулар туган икән, Диния нәзарәтенең колл-үзәгенә (8 800 222 76 67) эш көннәрендә иртәнге сә­гать уннан дүрткә кадәр шалтыратып белешер­гә мөмкин. Корбанлык тире­ләрен җыю­ны да нәзарәт үз кулына ала.


Фикер өстәү