Казанда төзелеш калдыклары ташлый торган чокырда янгын чыккан

Казанда төзелеш чүп-чары тулган чокырда янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Казанның Химия урамында чүп-чар януы турында хәбәр килде. Урынга беренче ранг буенча янгын-коткару бүлекчәләре җибәрелде. Бер сәгать эчендә янгын сүндерүчеләр янгынны контрольгә алды», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

Шунда ук чокыр янында рекультивация эшләре башкарылуы ачыкланды – авыр техника ярдәмендә төзелеш чүп-чарын күмгәннәр. Әмма бераздан янгын кабатланган.

Янгын сүндерүчеләр Экология министрлыгы, табигатьне саклау прокуратурасы, Россия Табигать күзәтчелеге һәм Татарстанның Россия кулланучылар күзәтчелеге белән бергә эшләгән.

Урында 27 кеше һәм 7 берәмлек техника эшли. Белгечләр янгынның сәбәбен, шулай ук чүплекнең хуҗасы кем икәнлеген ачыклый.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/22/194059/


Фикер өстәү