Тинчурин театрында премьераларны төрле режиссерлар куячак

Тинчурин театры яңа сезонны ничек ачар? Бу сорауга Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге азрак ачыклык кертте. Алардан килгән хатта әйтелгәнчә, тинчуринлылар 86 нчы сезонда 6 премьера тәкъдим итәргә җыена.

Театр сезонны режиссер Рәшит Заһидуллин куйган “Башмагым Jazz” мюзиклы белән ача. Репертуарда узган сезон спектакльләре дә кала. Премьераларга килгәндә, аның берсен Уфа, Әлмәт театрларында спектакльләр чыгарган Илшат Мөхетдинов куячак. Яшь режиссер Салават Әбүзәрнең “Хыялый” дигән комедиясен сәхнәләштермәкче.

Ноябрьдә Илгиз Зәйни Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир”ен сәхнәләштерәчәк. Постановкага рәссам Геннадий Скоморохов, композитор Эльмир Низамов та җәлеп ителгән. Рәсми хатта Илгиз Зәйни аңлатмасы да китерелгән. Анда: “Яңа сезонда Тинчурин театры артистлары белән эшләп карау тәкъдимен шатланып кабул иттем. Мондагы өлкән буын артистлар – безнең кумирлар. Без аларның Камал театры дәрәҗәсендә куелган спектакльләрендә үстек. Яшь буын артистларны студент эскәмиясеннән беләм һәм хөрмәт итәм. Аяз Гыйләҗев – бөек автор, “Өч аршын җир” – минем фикеремчә, аның иң яхшы әсәре”, – дигән юллар бар.

Илгиз Зәйнинең “Полиционер” дигән әсәрен Казан ТЮЗы режиссеры Туфан Имаметдинов куячак.

Яңа елдан соң тинчуринлыларга Фәрит Бикчәнтәев белән эшләү бәхете тәти. Камал театрының баш режиссеры Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” спектаклен сәхнәләштерә. Планнар зурдан, аларның чынга ашуын телик.

Узган атнада Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллинның вазифасыннан алынуын хәбәр иткән идек. Министрлык вәкилләре белән очрашуда иҗат төркеме яңалыкларга әзер булуы, ләкин сезонны ачачак “Башмагым” спектакле репетицияләренең баш режиссерсыз бара алмавын белдергән иде. Сезон яңалыклары билгеле булды. Инде һич югы чираттагы режиссер билгеләүләрен көтәсе калды.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү