Татарстанда 2011 нче елдан алып урман янгыннары булмаган

“Татарстан Республикасында урманнарны саклау” проекты буенча, һәлак булган урманнар урынына яңа мәйданнар торгызуга ирешү юлларының берсе – урман янгыннарын булдырмау. Татарстанда вазгыять уңай: 2011 елдан бирле урман фондында янгыннар теркәлмәгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

“2011 2018 елларда янгын чыгу куркынычы чорында бер янгын да чыкмады. Моңа урманчылар, инспекторлар һәм муниципалитетларда башкарма хакимият органнарының җайга салынган эше нәтиҗәсендә ирешелгән”, — диде министр.

Ул, бары тик, авыл хуҗалыгы басуларында гына ут чыгу очраклары булганын әйтте. “Алар 354 га мәйдан җирне юк иткән, тик алар урман фонды җирләренә керми”, — диде.

Урманнарда иминлекне урман хуҗалыклары каршында II типтагы 18 янгын-химия станциясе һәм III типтагы 5 янгын-химия станциясе тәэмин итә. Киләсе елга Түбән Кама һәм Нурлат районнары территориясендә II типтагы ике янгын-химия станциясен булдыру ниятләнә. Урман янгыннарын сүндерү формированиеләрендә 651 кеше исәпләнә, 319 берәмлек төрле техника бар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/10/193291/


Фикер өстәү