Күрше төбәккә эшкә барган татарстанлы кеше үтерүдә гаепләнә

Түбән Новгородка эшкә килгән Татарстан һәм Удмуртия кешеләре бер ир-атны үтергәнче кыйнаган. Әлеге мәгълүмат Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсеннән алынды. Бу хакта NewsRoom24.ru сайтында хәбәр ителә.

27 сентябрьгә каршы төндә Краснобаково районының Ветлужский бистәсендәге йортта яшәүче 51 яшьлек ир-ат янында ике кунак булган. Юк кына сәбәп өчен, кунаклар хуҗаны каты кыйнаган. Хуҗа алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Шикләнелгән затлар  -Татарстанда яшәүче 31 яшьлек һәм Удмуртиядә яшәүче 30 яшьлек ир-ат тоткарланган.

Ир-атлар Түбән Новгород өлкәсендә төзелештә вахта ысулы белән эшләгән.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү