Интернетта Чаллы бассейнында баланың батуы төшерелгән видео пәйдә булды

Татарстан Тикшерү комитеты Чаллыда фитнес үзәктәге бассейнда 7 яшьлек бала суга бату мизгелен төшерелгән видеоязма тәкъдим итте. Анда җиде яшьлек малай аздан гына батып үлмәгән.

Видеодан күренгәнчә, инструктор бала белән аралаша, аның йөзү өчен такта алганына инана һәм китеп бара. Малай исә суга керә һәм бата башлый.

  • Моңа кадәр гадәттән тыш хәлнең 30 сентябрьдә «Сильная арена» фитнес-үзәгендә булуы хакында хәбәр иткән идек. Суга тончыккан бала комага китә. Хәзерге вакытта Чаллының Кама балалар медицина үзәге табиблары аның гомерен саклап калу өчен көрәшә.

 

 


Фикер өстәү