Рөстәм Миңнеханов: “Безгә һәр проект мөһим”

9000 эшмәкәр бер урында. Кичә Казанда узган “Мой бизнес” бөтенроссия эшкуарлары форумы әнә шулкадәр кешене җыйды.

Форумга җыелган эшмәкәрләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул әлеге чараның мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп узды. Аның елдан-ел кызыклырак, көчлерәк булуын ассызыклады.

Бизнеска ярдәм итү мәсьәләсе безнең республика өчен беренче урында тора. Бюрократик киртәләр барлыгын да беләбез. Шуңа күрә бүген без хөкүмәтнең бизнеска булган карашын үзгәртергә тырышабыз. Атна саен республикакиңәшмәләрендә районнардагы эшмәкәрлек үсеше мәсьәләләрен карыйбыз. Һәр кварталга бер тапкыр бизнесменнар белән зур очрашулар оештырыла. Электрон сәүдә системасы да камилләшә. Бу шулай ук безнең өчен мөһим булган яңа базар, – диде ул.

Моннан тыш, Президент мондый чаралардан мөмкин кадәр файда алып калырга өндәде.  

Күбрәк аралашырга, уңай үрнәкләрне, эшмәкәргә файда китерә торган өлкәләрне күрсәтергә кирәк. Безнең өчен һәр проект мөһим. Бер түрәнең карары зур эшкә балта чабарга мөмкин. Ә кеше кредитлар, җаваплылык алган була… Дөрес, без алга барабыз, ләкин менә бу мәсьәләдә эшлисе эшләребез күпәле, – диде Рөстәм Миңнеханов.          

Эшмәкәрләрне сәламләгән Россия Икътисади үсеш министрлыгының инвестицион сәясәт һәм эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Милена Арсланова фикеренчә, Татарстан башка субъектлар арасында һәрвакыт аерылып тора.

Сез, башка шәһәрләрдә узган чаралардан аермалы буларак, рекорд куйдыгыз. Бирегә 9 мең кеше җыелып, сез әлеге форумны булдырдыгыз. “Мойбизнес” форумы кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү максатыннан оештырыла. Безнең төп максат бизнесыгыз үсеш алсын өчен кирәкле белем бирү, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, элемтәләр урнаштыру. Монда сез белем генә алып калмыйча, бер-берегез белән танышуыгызны да телибез. Ярдәмләшеп яшәргә кирәк, чөнки эшмәкәрлек ул – тәвәккәллек һәм югалту куркынычы булу, – диде Милена Арсланова.

Шулай ук Татарстанның үзмәшгульләр буенча да пилот проектына керүен һәм аның ни дәрәҗәдә мөһим булуын билгеләп узды.

Бу мәгънәдә дә сезгә уңыш елмайды, чөнки хәзер үз эшегезне “ачык” итеп алып бара аласыз. Ул яңа гына эш башлаучыларга да менә дигән мөмкинлекләр ача. Татарстанда, беренчеләрдән булып, “Мой бизнес” үзәге ачылды. Биредә сез үзегезне борчыган сорауларга җавап ала алачаксыз, – диде ул.          

Форум спикерлары арасында Россия спортчысы, Европа һәм дөнья чемпионы Ләйсән Утяшева да бар иде. Ул “Мотивация. Бизнес. Спорт, сәламәтлек” дигән темага чыгыш ясады. Аның фикеренчә, бизнеста да беренче чиратта, сәламәтлек алгы планга чыга.  

Мин мондый чаралардагы чыгышларымда спортчыларның озак еллар зур тырышлык куелган, бөртекләп җыелган киңәшләрен бирәм, күнекмәләремне күрсәтәм, – диде ул. – Кеше шуны аңласын иде: сәламәт яшәү рәвеше ул мода түгел. Дөрес тукланмау куркыныч. Әгәр кеше үз-үзенең сәламәтлеген кайгыртмый икән, без нинди бизнес турында сөйли алабыз? Теләсә нинди бизнеста да, шул исәптән спортта да, максатка барганда режим сакларга кирәк. Сәламәтлек мәңгелек түгел. Мин үз мисалымны әйтәм. Олимпия чемпионы булмавымның бер генә сәбәбе бар – сәламәтлегемә вакытында игътибар бирмәдем. Нәтиҗәдә аякка алты операция ясалды.            

Synergy Digital коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Дмитрий Юрков фикеренчә, Казанның бизнес-климаты хәтта Санкт-Петербургны да узып китә. Моны ул актив рәвештә эшчәнлек алып баручы эшкуарлар санына карап та күзаллап булуын әйтте. Моннан тыш, ул эшмәкәрләрнең республикада уза торган бизнес вакыйгаларда да бик актив катнашуынассызыклады.  

– Бу мәсьәләдә Татарстан бик күп башка төбәкләрне артта калдыра. 1,5 млн халкы булган кайбер төбәкләрдә миңа 2 мең кешене җыю авыр. Ә монда хәбәр булу белән үк, катнашырга теләк белдерүчеләрдән гаризалар агылды, халык килде. Бу төп күрсәткеч булып тора. Димәк, мондый бушлай бизнес чаралар аларга кызыклы, – ди ул.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү