Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына: «Кызыксынулары булса, ярдәм дә була»

Татарстан Президенты бүген эшмәкәрләр белән очрашты. Алар өчен коронавируслы ел шактый авырга туры килде. ЕНВДдан (салым алынган табышка түгел, ә күздә тотылган керемгә салына) ПСНга (патент алганда ук салым түләнелә һәм шуннан соң салым декларациясе тапшырылмый) күчү мәсьәләсе дә үзәкләренә үткән. Эшмәкәрләр республика җитәкчесенә тагын нинди зарларын җиткерде?

Очрашуга Татарстан бизнес-омбудсменының районнардагы вәкилләре килгән иде.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, болай итеп җыелып сөйләшү эшкуарларга да, җитәкчелеккә дә мөһим. Бизнеска бәйле сорауларның күбесен республика, хәтта федераль дәрәҗәдә хәл итү дә кирәк булуы бар бит.
– Иң мөһиме – район башлыкларының кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсешенә битараф булмавы. Кызыксынулары булса, ярдәм дә була, бизнес та үсә, – диде Президент.
Бизнес-омбудсменның районнардагы вәкилләре борчыган сорауларын республика җитәкчесенә җиткерә алды. Азнакай эшкуары Әнвәр Җиһангиров патент салымына күчү һәм аның җитешсезлекләренә тукталды.
– Узган елның декабрендә салым салуның патент системасы турында закон кабул ителде. Дәүләт Советы сессиясендә сез (Рөстәм Миңнеханов. – Ред.), аны куллану практикасына бәйле рәвештә үзгәрешләр кертербез, дидегез. Вакыт узды, бездә сораулар туды. Салым авылларга шактый авырлык китерде. Аерым алганда, «җәмәгать туклануы» һәм «ваклап сату» эшчәнлегенә салым йөкләнеше берничә мәртәбә артты, чөнки салалардагы керем район үзәкләрендәге потенциаль керемгә (ПВД) тәңгәлләштерелде. Анда кешеләр дә күбрәк, димәк, ихтыяҗ да, – дип сөйләде ул. – Моннан тыш, ЕНВД буенча түләгәндә, эшмәкәрләр «җәмәгать туклануы» һәм «ваклап сату» эшчәнлекләрен башкарган мәйданнан гына түли иде. Хәзер исә барлык объект мәйданы өчен дә түлисе. Бу инде салым йөкләнешен арттырды. Ул уртача ике тапкыр үсте.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, әлеге законны кабул иткәндә барлык нечкәлекләрне дә исәпкә алу мөмкин түгел иде.
– ЕНВД системасы буенча эшләүчеләрнең хәлен катлауландыру максаты юк иде. Аны мин өч елга калдыру яклы булдым. Әмма хуплау ишетмәдем. Законга эшчәнлеген патентлар буенча гамәлгә ашырырга мөмкин булган өстәмә исемлек кертергә тәкъдим итәм, – диде ул.
Законга үзгәрешләр кертергә ният бар икән инде. Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин аңлатканча, проект әзер һәм ул берничә төрле үзгәрешләр алып киләчәк. Сәүдә итү, туклану нокталарына салым салуга кагылган өлешләр дә бар анда. Моннан тыш тагын 10 төр эшмәкәрлекне патентка кертү мәсьәләсе каралачак. Закон проекты турында Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә (23 апрель. – Ред.) фикер алышачаклар. Аны кабул итсәләр, ул киләсе елның 1 февраленнән гамәлгә керәчәк.

Бөгелмәдән Диана Миндубаева: «Ана капиталыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйтеп булмасмы?» – дип сорады. Бөгелмә районында бер ана баласын укырга өйрәтүне сорап шәхси эшмәкәргә мөрәҗәгать итәргә һәм хезмәтләр өчен ана капиталыннан бер өлешен файдаланырга теләвен белдергән. Әмма закон буенча бу мөмкин түгел. Бары тик юридик затка гына мөрәҗәгать итәргә ярый.
Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында Дәүләт Думасына ана капиталын файдалану мөмкинлекләрен киңәйтү тәкъдиме белән шәхсән мөрәҗәгать итәргә ниятләвен белдерде. Республика җитәкчесе ата-аналарга өстәмә белем бирү белән шөгыльләнгән эшкуарларның хезмәтләрен ана капиталы ярдәмендә түләүне рөхсәт итәргә кирәк дип саный.

Минзәләдән Дамир Каюмов исә, тикшерүчеләр тарафыннан шактый катгый чаралар күрелә, дип зарланды. Ул үзе җиңел сәнәгать товарлары җитештерү белән шөгыльләнә. Бу елдан башлап алар продукциясен тамгаларга бурычлы.
– Роспотребнадзор вәкилләренең тикшерүләре артты. Маркировканың гадиләштерелгән тәртиптә алынуын белгәч, моны хокук бозу дип саныйлар һәм продукцияне суд карарына кадәр әйләнештән алалар. Бу бит бизнесны туктатырга мөмкин, – диде эшмәкәр.
Президент мондый очракта күзәтүче вәкилләргә кисәтү белән генә чикләнергә кушты. «Әллә нинди зур кагыйдә бозулар булмаса, кисәтү генә ясасыннар. Эшмәкәр бер тапкыр кисәтү алса, аның икенче тапкыр ялгышырга мөмкинлеге булмаячак. Бу – күзәтче органнар һәм бизнес арасындагы мөнәсәбәтләрнең табигый формасы. Әгәр бер тапкыр «сары карточка» аласың икән, уен кырыннан алмыйлар бит. Әмма икенчесе ниндидер чаралар кабул итәргә мәҗбүрили, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуга килгән һәр эшмәкәрнең соравын тыңладылар. Президент ахырда аларны файдалы дип атады:
– Мондагы сорауларның барысы да хәл ителерлек мөрәҗәгатьләр. Алар файдалы да. Шуларга таянырбыз. Эшмәкәр ул – акчасын куркыныч астына куючы. Акча эшли дә, югалта да ала. Бизнесмен дәүләт артыннан йөрми. Аларга ярдәм итү, инфраструктура булдыру – безнең төп бурыч.

САН
Татарстанда кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләр саны 2020 елның 9 аенда 25 процентка арткан. Гомумән алганда, республикада бу тармакта хезмәткә сәләтле халыкның 33 проценты мәшгуль.

Татарстанда 155 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. Эшкуарлык белән 534 мең кеше шөгыльләнә.

Идел буе федераль округында кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча Татарстан беренчелектә тора. Россия төбәкләре арасында исә – 7 нче урында.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү