Татарстанда җылы һәм коры һава торышы саклана

Бүген, 25 октябрьдә, Татарстанда коры һәм чагыштырмача җылы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республика территориясендә явым-төшемнәр булу ихтималы аз. Шул ук вакытта «25 октябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә». Бу хакта синоптиклар тарафыннан һава шартларының начараюы турында таратылган кисәтүдә әйтелә.

Төнлә термометр баганалары нульдән 2 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 8-13 градуска кадәр җылы булачак. Барыннан да бигрәк төбәкнең көньяк-көнбатышында җылырак булачак.

 


Фикер өстәү