Ана капиталын нәрсә өчен тотарга рөхсәт итәчәкләр?

Ана капиталын машина сатып алу өчен сарыф итәргә рөхсәт бирүләре мөмкин. 1 миллион сумга кадәрге бәядәге һәм безнең илдә ясалган автомобильне сатып алу өчен ана капиталын куллану турындагы закон проектын Дәүләт Думасын керттеләр. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Автомобильдә кимендә өч пассажир урыны булырга, двигателе кимендә 125 ат көчле булырга тиеш.

Бу тәкъдимне «Гадел Россия» фракциясе депутатлары керткән. Алар фикеренчә, бала тугач, гаиләдә машинага ихтыяҗ күпкә арта. Закон кабул ителгән очракта гаиләләргә дә, Россия автопромына да ярдәм булачак дип саный депутатлар.

Хәзерге вакытта ана капиталының күпчелек өлеше торак шартларын яхшырту өчен сарыф ителә.

 


Фикер өстәү