Казан шәһәре Думасы Дәүләт Советына сайланган җиде депутат вәкаләтләрен туктатты

Казан шәһәре Думасының җиде депутаты вәкаләтләре Татарстан Дәүләт Советына сайлану белән бәйле рәвештә туктатылды. Бу хакта өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының 36нчы сессиясендә билгеле булды. Утырыш бу минутларда Казан Ратушасында уза.

Шәһәр Думасына «СМУ-88» компанияләр төркеме директоры Илья Вольфсон, «Казан халыкара мәктәбе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Нияз Гафиятуллин, эшмәкәр һәм «Гадел Россия» партиясе әгъзасы Альмир Михеев, «Уңайлы йорт» компаниясе генераль директоры Марат Нуриев, Казан зооботаника бакчасы җитәкчесе Фәнис Нурмөхәммәтов, профессор һәм КПРФ әгъзасы Фәдбир Сафин һәм «Татэлектромонтаж» ААҖ генераль директоры Дмитрий Солуянов китте.

«Дәүләт Советына җиде хезмәттәшебез сайланды. Безгә закон нигезендә вәкаләтләрне вакытыннан алда туктату турында Карар кабул итәргә кирәк. Моннан тыш, Рафаэль Рәфкать улы Кантюков яңа вазифага һәм башка төбәккә күчү сәбәпле үз вәкаләтләрен туктату турында гариза бирде», — диде Казан мэры Илсур Метшин.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү