Минивэн йөк машинасы белән бәрелешкән: алты кеше һәлак булган (ФОТО)

Юл һәлакәте 24 ноябрьдә Ырынбур-Акбүләк трассасының 15нче километрында була.
Һәлак булган алты кеше арасында бала да бар. Алты яшьлек сабый авария урынында ук җан биргән. Тагын ике кеше авыр хәлдә, аларны дәваханәгә алып киткәннәр.

24 ноябрьдә иртәнге җиделәр тирәсендә булган авариядә һәлак булучылар барысы да Үзбәкстан кешеләре. Биредә яшәүчеләр фикеренчә, юлда бозлавык булганга, минивэн шоферы идарә югалткан. Соңгы көннәрдә өлкәдә -17 градуска кадәр салкын булган. Бу турыда «КП» сайты хәбәр итте.

Минивэнның алгы өлеше җимерелеп беткән, ул юл читенә төшеп яна башлаган. Фура исә 100 метр чамасы узып китеп, шулай ук юл читенә төшкән. Йөк машинасын йөртүче имгәнмәгән, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү