Казанда торак йортта көчле янгын чыккан| Зыян күрүчеләр бар (ФОТО)

Бүген, Казанның Назарбаев урамында урнашкан 54 йортта янгын чыккан. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, янгын бишенче катта башлана, төтен берничә фатир тәрәзәсеннән күренә.

Янгын чыккан урында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли, «Ашыгыч ярдәм» машиналары кизү тора. Коткаручылар йорттагы кешеләрне күтәртелә торган баскыч ярдәмендә эвакуациялиләр. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 5нче каттагы фатир кухнясында мебель янган.

Хәзерге вакытка 11 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, шуларның 5се балалар, алар уртача авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән. 2 олы кеше Казанның 7 хастаханәсенә озатылган. Калганнарга шунда ук ярдәм күрсәтелә.
Хәзерге вакытта барлык кирәкле диагностик тикшеренүләр үткәрелә. Пациентларны госпитализацияләү мәсьәләсе хәл ителә.

Фото: tatarstan24.tv

Фикер өстәү