Бәя артмаячак. Путин әйтте

Бөтен юллар табиб-наркологка илтә. Шәһәр поликлиникаларында чиратлар барлыкка килә. Рульгә утыручылар очсыз бәядән белешмә алып калырга ашыга. Сәбәбе – табибта тикшеренү өчен бәяләрнең кыйммәтләнүе.

Бүген Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының чираттагы боерыгы гамәлгә керергә тиеш иде. Анда рульгә утыручыларга (беренче мәртәбә таныклык алучыларга) мәҗбүри медицина тикшерүе уздыру тәртибенә үзгәрешләр кертү турында бара. Кагыйдәләрне кырыслатып, алкоголизм һәм наркоманиядән интегүче затларны юлга чыгармаска ниятлиләр.

Боерыкның асылы шунда: машина йөртүчеләр һәм машина йөртү таныклыгын яңа алучылар мәҗбүри рәвештә скрининг тикшерү өчен бәвел тапшырырга тиеш булачак. Бу тикшерү ярдәмендә кешедә наркотик матдәләрнең булу-булмавын ачыклаячаклар. Моңа өстәп, руль артына утыручыларның канында СDT-аксым булу-булмауны да тикшерәчәкләр. Монысы инде кешенең исерткеч эчемлекләр белән мөнәсәбәтен ачыклау өчен. Анализның икесе дә арзан түгел. Элегрәк, мәсәлән, “А” һәм “В” категорияләре өчен медицина тикшеренүе узу –1,5 мең, “С”, “D”, “Е” өчен – 2,5 мең сум тирәсе иде. Тикшерү катлаулырак булгач, бәясе дә артачак. Кайбер мәгълүматларга караганда, беренче төркемгә анализ тапшыру 5–7,5 мең чамасы, икенчесенә – 7,2–8,8 мең сумга төшәчәк.

Беркемнең дә бу кадәр акча түлисе килми. Тикшерүне иске бәядән узарга теләүчеләр белән бу көннәрдә белешмә ясаучы хастаханәләр тулды. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы махсус белдерү ясады: ашыгырга кирәкми, бәяләр киләсе елның гыйнварыннан гына артачак. Әмма шау-шу купкан иде инде. Моңа хәтта Мәскәүдә дә игътибар иттеләр. Россия Президенты Владимир Путин исә бу хәлләрне сафсата дип атады. “Мин бу хакта үзем дә мәгълүмат чаралары аша гына белдем. Сафсата бу! Бездә минималь хезмәт хакы – 11 280 сум. Мондый акчаны 3 млн 200 мең кеше ала. Эш бирүчеләр дә, еш кына законны бозып, азрак түли. Белешмә өчен 5 мең чыгарып салу – ярты хезмәт хакыңны бирү дигән сүз! Билгеле, өстәмә тикшерүләр оештырырга кирәк, әлбәттә, бу юлларда йөргән миллионлаган кешенең куркынычсызлыгы өчен мөһим. Әмма моны акыл белән, даими эшләргә кирәктер”, – дип искәртте Ил башлыгы.

Шулай итеп, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы бу боерыкны гамәлгә кертүне кичектереп торырга кушты.


Фикер өстәү