Казан Кремлендә чәйни торган тәмәкене тыюны хупладылар

Ата-аналарның чәйни торган тәмәкенең (снюс) контрольсез сатылуына борчылуын Казан Кремлендә аңлыйлар һәм аны тыячакларына өметләнәләр. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Кызганыч ки, чәйни торган тәмәке тыелган матдәләр исемлегенә кертелмәгән. Ул ирекле рәвештә сатыла, снюсны саткан һәм тараткан өчен җәза бирү каралмаган», — диде Галимова.

Ул әлеге вазгыятьне тарта торган наркотик катнашмалар – спайслар барлыкка килү белән чагыштырды.

«Спайсларга бәйле тарихны хәтерлисезме. Башта ул ирекле рәвештә сатыла иде, соңыннан закон чыгаручылар аны тыелган препаратлар исемлегенә кертте», — дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Препаратны тыелган матдәләр исемлегенә керткәндә, аның составы күрсәтелә. Әмма составын үзгәрткән очракта, аны тагын ирекле рәвештә сатарга мөмкин, җитештерүчеләр кайчагында моннан файдалана да, дип өстәде Галимова.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/21/197316/

Фикер өстәү