• Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу
Ватаным Татарстан
  • Баш бит
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәламәтлек
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    ВАДА: дус түгел без аларга. Казандагы ярышлар узармы?

    ВАДА: дус түгел без аларга. Казандагы ярышлар узармы?

    Инвалидларга нинди түләүләр каралган? | Белгеч аңлатмасы

    Инвалидларга нинди түләүләр каралган? | Белгеч аңлатмасы

    Алинә булмаса, Камилә бар

    Алинә булмаса, Камилә бар

    “Майдан алып, балга салуның үзгәреше юк”  Президент министрларга шелтә белдерде

    “Майдан алып, балга салуның үзгәреше юк” Президент министрларга шелтә белдерде

    Ташлама буламы?

    Ташлама буламы?

    Китаптан – “клип”камы?

    Китаптан – “клип”камы?

    Фән турында сөйләр өчен 400 мең җитә

    Фән турында сөйләр өчен 400 мең җитә

    Авылда да шәһәрдәгечә яшәп була

    Түшәм түшәлгән, идән җәелгән

    “Пенсиягә иртәрәк китеп булмасмы?”| Пенсия турында бар мөһим мәгълүмат

    Пенсия фондына барып исән икәнеңне расларга кирәк?

    Студентларга транспортка киткән чыгымнарны кире ничек кайтарырга?

    Студентларга транспортка киткән чыгымнарны кире ничек кайтарырга?

    Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне уңаеннан котлау юллады

    Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне уңаеннан котлау юллады

    “Җәннәт” серләре

    “Җәннәт” серләре

  • БЕЗНЕҢ ПРОЕКТЛАР
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Халык авазы
    Чаналар тартып, без киттек тауга

    Чаналар тартып, без киттек тауга

    15 өстәл. Кайсы кемгә?

    15 өстәл. Кайсы кемгә?

    “Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана “

    “Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана “

    Чыршыны ничек сайларга?

    Чыршыны ничек сайларга?

    Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

    Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

    «Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми»

    «Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми»

    10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты

    10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты

    Кызамыкны читтән ияртеп кайталар

    Кызамыкны читтән ияртеп кайталар

    Бананны кабыгы белән ашарга кирәк

    Бананны кабыгы белән ашарга кирәк

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • ФОТО/ВИДЕО
  • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар
  • Баш бит
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәламәтлек
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    ВАДА: дус түгел без аларга. Казандагы ярышлар узармы?

    ВАДА: дус түгел без аларга. Казандагы ярышлар узармы?

    Инвалидларга нинди түләүләр каралган? | Белгеч аңлатмасы

    Инвалидларга нинди түләүләр каралган? | Белгеч аңлатмасы

    Алинә булмаса, Камилә бар

    Алинә булмаса, Камилә бар

    “Майдан алып, балга салуның үзгәреше юк”  Президент министрларга шелтә белдерде

    “Майдан алып, балга салуның үзгәреше юк” Президент министрларга шелтә белдерде

    Ташлама буламы?

    Ташлама буламы?

    Китаптан – “клип”камы?

    Китаптан – “клип”камы?

    Фән турында сөйләр өчен 400 мең җитә

    Фән турында сөйләр өчен 400 мең җитә

    Авылда да шәһәрдәгечә яшәп була

    Түшәм түшәлгән, идән җәелгән

    “Пенсиягә иртәрәк китеп булмасмы?”| Пенсия турында бар мөһим мәгълүмат

    Пенсия фондына барып исән икәнеңне расларга кирәк?

    Студентларга транспортка киткән чыгымнарны кире ничек кайтарырга?

    Студентларга транспортка киткән чыгымнарны кире ничек кайтарырга?

    Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне уңаеннан котлау юллады

    Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне уңаеннан котлау юллады

    “Җәннәт” серләре

    “Җәннәт” серләре

  • БЕЗНЕҢ ПРОЕКТЛАР
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Халык авазы
    Чаналар тартып, без киттек тауга

    Чаналар тартып, без киттек тауга

    15 өстәл. Кайсы кемгә?

    15 өстәл. Кайсы кемгә?

    “Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана “

    “Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана “

    Чыршыны ничек сайларга?

    Чыршыны ничек сайларга?

    Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

    Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

    «Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми»

    «Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми»

    10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты

    10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты

    Кызамыкны читтән ияртеп кайталар

    Кызамыкны читтән ияртеп кайталар

    Бананны кабыгы белән ашарга кирәк

    Бананны кабыгы белән ашарга кирәк

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • ФОТО/ВИДЕО
  • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар
Ватаным Татарстан
Табылмады
Бар результатлар
Баш бит МӨҺИМ Дин

Сихер йөкле булганда сихерләнгән әнидән баласына күчә

Ноябрь 22, 2019
- Дин, Төп
0
Сихер йөкле булганда сихерләнгән әнидән баласына күчә

Palmistry

0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Бүген бозым һәм сихер турында күп сөйлиләр. Хәтта җырчылар да интервьюларында сихергә тап булулары турында гәп куерта. Аеруча бу тема “Инстаграм”да бик популяр. Халык мәш килеп бозымны чыгара торган өшкерүчеләрне эзли. Кемне тәкъдим итсәләр дә, шунда чабарга әзерләр. Сихер чынлап та бармы ул? Булса, аны ни рәвешле белеп була һәм аннан ничек сакланырга? “Иске таш” мәчете имамы Рамил хәзрәт ЮНЫС белән без бүген шуның турында сөйләшәбез.

– Сихер бар, әмма җен-пәриләрне, фәрештәләрне күрмәгән кебек, ул да безнең күзгә күренми. Шулай булса да, сихер-бозымга ышанырга тиешбез, чөнки Коръәндә аның турында мәгълүмат китерелә. Аңа ышанмасак, Коръәнгә дә ышанмыйбыз булып чыга. “Бәкара” сүрәсенең 102 нче аятендә Аллаһы Тәгалә хәбәр иткәнчә, җеннәр, давыллар, кошлар, хайваннар Сөләйман пәйгамбәргә буйсынган була. Шайтан-җеннәргә ирексез булу ошамый һәм Сөләйман пәйгамбәр вафат булганнан соң, Иблис сихер китабын язып, аның тәхете астына ата. Һәм шуннан соң ул кешеләр арасында, Сөләйман сихер китабы белән идарә итте, дигән коткы тарата. Ул вакытта ук җеннәр сихер белән шөгыльләнә. Аллаһы Тәгалә Вавилон шәһәренә Һарут һәм Марут исемле ике фәрештәне төшерә. Алар хакында гөнаһлы фәрештәләр дигән фикер дә әйтелә. Без иманыбызның бер терәге булган фәрештәләрнең барлыгына ышанабыз һәм аларның Аллаһ каршында гөнаһ кылмауларын, Ул нәрсә әйтте – шуны үтәүләрен беләбез, чөнки фәрештәләргә ихтыяр иреге бирелмәгән. Һарут белән Марут, сихер таралгач,  адәм балаларын аннан котылу юллары, аны ничек итеп танып булуы турында кисәтергә тиеш була. Аларның сөйләгәннәрен исә җеннәр һәм шайтаннар да ишетеп тора. Алган гыйлемне кем ничек куллана бит. Берәү бикле йозакны ача белә, ул бу сәләте белән кемгәдер ярдәм дә итә яки, берәүнең өенә кереп, әйберен урлап  чыгарга да мөмкин. Һәр гыйлем һәм эштә файда да, зарар да бар. Җеннәр дә бу гыйлемне арттыра башлый һәм китап язалар. Бүгенгә кадәр шул сихер китабы күчереп язалып тарала. Монысы инде хәзер адәми шайтаннар эше. Иманы зәгыйфь булган, Аллаһтан ерагайган кешеләр шул сихер китабына иярә. Аллаһы Тәгалә, кешеләрне сынау өчен, сихерне ирекле кылган. Андый сынаулар бик күп: шайтаннарны да яраткан, хәмерне дә булдырган, дуңгыз итен дә биргән. Сихергә килсәк, күпләр аның белән бик күп акча эшли, ул – үзенә күрә бер зур бизнес.

– Сихерчеләр шул җеннәр ярдәмендә эшли булып чыгамы инде?

– Аллаһы Тәгалә, Җир йөзендә адәмне яралтыр алдыннан, фәрештәләргә шул хакта игълан бирә. Берәр хәл яки вакыйга буласы булса, Аллаһ аны фәрештәләргә әйтә, соңгылары исә бер-беренә җиткерә. Күктә мәгълүмат кыры бар. Сихерче янындагы җеннәр дә шуларны белеп, аңа әйтеп торалар. “Җеннәр” сүрәсендә, без өскә менеп мәгълүмат тыңлый идек, диелә. Әмма Коръән иңә башлаганнан бирле, җеннәр анда менеп, иркенләп сүз тыңлап утыра алмый. Мәгълүмат кырын фәрештәләр ныклап саклый. Өскә менгән җеннәрне таш атып куалар, әмма шул арада тегеләре берничә җөмлә ишетеп кала да, үзеннән дә өстәп, сихерчегә кайтып сөйлиләр. Сихерче моны үзем беләм дип уйлый, чынлыкта аңа җеннәр сөйләп тора. “Су” эчендә дөрес мәгълүмат та була, билгеле. Шуңа кеше ышана да. Сихерчеләр кешеләргә шул җеннәр аша тәэсир кыла да инде. Аларның бу куркыныч һәм зыянлы гыйлемне бер буыннан икенче буынга күчереп калдыру традициясе дә бар.

– Кешегә, әгәр  Аллаһның рөхсәте булмаса, беркем дә, шул исәптән сихерче дә зыян китерә алмый, диләр. Ә ни өчен соң ул рөхсәт итә?

– Димәк, ул кешенең гаебе бар. Бу сиңа – сабак һәм гыйбрәт. Кемдер авырып китә, кемдер таеп егыла, кемнеңдер өенә караклар керә. Ә кемгәдер сихерченең зарарын бирә. Сихерләгәннәр, дигәннәр икән, син әүвәл гаепне үзеңнән эзләргә тиеш. Гаепнең 80 проценты үзеңдә. Бу очракта сихер Аллаһның резин күсәге булып чыга. Син бу хәлдән соң яшәү рәвешеңне хәерлегә үзгәртә башларга тиеш. “Сәҗдә” сүрәсендә, без сезгә авырлыкны хәерле юлга кайтмасмы икән дип бирәбез, диелә. Гөнаһларыңа тәүбә иттеңме, намаз, Коръән укыйсыңмы – шулар турында уйлый башларга вакыт. Ә кешеләр, даруханәдән дару эзләгән кебек, республика буйлап өшкерүчеләрне эзли башлый. Шуларның өшкерүе җитә дип уйлый, ничек яшәгән, шулай яшәвен дәвам иттерә, үзгәрергә ашыкмый. Сихер – икенче, ә син – беренче сәбәп.

– Сихер бармы-юкмы икәнен ничек белеп була?

– Кеше бик актив булып, тиктомалдан йомыла, аралашучан кеше ялгызлыкны ярата башлый, үз-үзенә кул салу уе керә, куркак кешегә әйләнә, чирленең бөтен анализлары яхшы булып, авыруының сәбәбе табылмый, ир белән хатын сәбәпсез бер-берен күралмый. Сихер кешене кабергә дә салырга мөмкин. Ир белән хатынны аеру, дус белән дусны, бертуганнарны дошманлаштыру, кешене авыруга сабыштыру, үз-үзенә кул салуга этәрү һәм башка төрләре бар аның. Ә сихердән иманлы тәкъва кеше генә арындыра ала. Ул кешегә диагнозны Коръән белән куя һәм дәвалый. Диагноз кую дигәндә, кешенең Коръән укыганда үз-үзен тотышын өйрәнүне аңларга кирәк. Аның авызы ачыла, елый, калтырана, чыгып китәсе килә башлый, әллә нинди тавышлар чыгарып кычкыра, хәтта аңын да югалта.

– Сез үзегез дә бозымнан өшкереп дәвалый идегез. Җеннәр белән аралашканыгыз булдымы?

– Берара өшкерү белән чынлап та ныклап шөгыльләнә башлаган идем. Бер газетада минем җеннәр белән сөйләшүем турында язма да чыкты. Шуннан соң көненә кырыгар кеше килә башлады. Төп вазифам – динне тарату, дәресләр бирүдән читләштерә дип, бу эшне ташладым. Шуны да әйтәсем килә: өшкерүчеләрне җеннәр яратмый, алардан үч ала, якыннарына зыян сала. Кечкенә генә ялгыш гамәлең булса да, аягыңнан егалар. Өшкергәндә чынлап та синең белән элемтәгә керәләр. Бервакыт Коръән укыган вакытта бер хатын аңын җуйды. Шуннан соң эчендәге шайтан сөйләшә башлады. Мине чыгарасың килсә, әйдә бу кешене бергәләп үтерик, миңа шул вазифаны йөкләделәр, ди. Икенче бер хатын аңын җуйгач, аның шайтанын сөйләштердем. “Сине кем куйды?” –  дип сорыйм. “Инәе”, – ди. Димәк, Башкортстан кешесе дип уйлыйм. “Сихерен кая куйды?” –  дигәч, “Агыйделгә ташлады”, – ди. Теге хатынны уятып сораштыргач, аның чынлап та Башкортстаннан килүен белдем. “Инәең кем була?” дигәч, “Иремнең әнисе”, – диде. Җеннәрнең миңа, сез – кешеләр матур, без ямьсез, озын, ябык, дип тә сөйләгәннәре бар. Алар бик озак яши һәм әллә нинди мәгълүматларга ия. Шикле акча табу юлларын да сөйләргә мөмкиннәр, калдыр гына кеше эчендә. Кеше тәнендә йөргән җеннәрнең күләгәләрен күреп, шунда суккалап, Коръән укыган мөселман кешеләрен үз күзләрем белән күргән булды. Әмма андый кешеләр бик аз.

– Нәселдән килгән сихерне дәвалау мөмкин түгел, диләр. Аларга чынлап та ярдәм итеп булмыймы?

– Буыннан буынга күчүе шикле, сихерне билгеле бер кешегә куялар. Әмма йөкле булганда сихерләнгән әни кешедән баласына күчүе мөмкин, чөнки ана ризыгы – бала ризыгы да.

– Өеңдә яки башка урында бозымга тап булсаң, аннан ничек котылырга?

– Шикле әйбергә юлыксагыз, перчатка белән алып, сулы банкага салыгыз. Башта суга “Фатиха”, Аятел-көрси”, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен укыгыз. Берникадәр вакыттан кеше йөрми торган җиргә суы белән бергә җиргә күмеп куясың.

– Өшкергәннән соң, сихер аны куйган кешенең үзенә кире кайтамы?

– Сине өшкереп дәвалаганда, сихер куйган кешенең хәле авырая. Дәваланганнан соң, аны беркемгә әйтмәгез, тагын сихер куя күрмәсеннәр.

– Аннан ничек сакланырга?

– Тәһарәтле йөрегез, намаз укыгыз. Бигрәк тә иртәнге һәм икенде намазыннан соң йөзәр тапкыр “Ләәә иләәһә илләллаһу үәхдәхү ләә шәриикә ләһ. Ләһүл-мүлкү үә ләһүл-хәмдү үә һүүә гәләә күлли шәйъиң кадииир” дисәң, Аллаһ сине саклый. Берәр җиргә кунакка барсаң, “Әгүүзү бикәлимәти  лләәһиттәәмәәти миң шәрри мәә халәкы” дисәң, шушы урында булганда сиңа беркем дә зыян итә алмый. Икенде һәм иртәнге намазлардан соң өчәр тапкыр “Бисмилләәһил ләзии ләә йәдурру мәгәсмиһи шәйъүң фиил-әрдый үә ләә фииссәмәәәәии үә һүүә-ссәмигул-гәлиим” дип әйтергә кирәк. Шушы догалардан соң, елан чакса да, зыян булмый. Иң мөһиме – үзеңне гөнаһлардан сакларга кирәк. Сабыр һәм тәкъва булсаң, беркемнең дә мәкерлеге зыян китермәс.

Тэглар диндогаислам
ShareTweetShare

Җавап калдыру Җавап язудан баш тарту

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.

Хәбәрләр

Хәбәрләр

Татарстан Мәдәният министрлыгы 2020 елга җиде төп максат һәм бурыч билгеләде

18:08
Хәбәрләр

Чаллыда яшьләр төркеменең тагын бер активисты кулга алынды

17:52
Хәбәрләр

«Оскар»ны 2020 һәм 2021 елларда Казанда тапшырачаклар

15:58
Хәбәрләр

Татарстан Президенты Осиноводагы лицейның яңа уку корпусын ачты

14:07
Хәбәрләр

Югалган Чаллы укучысын Менделеевскида тапканнар

14:00
Хәбәрләр

Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков вафат

12:33
Хәбәрләр

Путин допингка каршы агентлыкның Россия спортчыларын читләштерү карарын шәрехләде

11:58
Хәбәрләр

Мөхәммәтшин Татарстанның Казахстан белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер булуын әйтте

10:27
Хәбәрләр

2020 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаре билгеле

10:26
Хәбәрләр

Павлюхин урамында төзелә торган Гаилә белән ял итү үзәгенең исеме билгеле

09:29
Күбрәк

Популяр

Шәмәрдән авылында коточкыч хәл булган

Декабрь 1, 2019

Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова вафат 

Декабрь 3, 2019

“Ватаным Татарстан”нан бәйге: 50 000 сум күләмендә 5 премия!

Ноябрь 28, 2019

 “Мин үлмимме?”

Ноябрь 15, 2019

Кайсы район бил бирмәгән? Көрәш федерациясе 2019 елга нәтиҗә чыгарды

Ноябрь 27, 2019

Соңгы фикерләр

  • ieditor “Атна саен бер бүләк” акциясенең җиңүчесе Чүпрәледән!222-09-70 номерын җыегыз әле, зинһар!
  • Ким Шакиров Фән турында сөйләр өчен 400 мең җитәТуган телдэ лекциялэр укырлык, тынлаучыларнын сорауларына шулай ук туган телдэ жавап бирэ аырлык гал…
  • Anonymous “Атна саен бер бүләк” акциясенең җиңүчесе Чүпрәледән!Исэнмесез! Сезгэ хат белэн генэ жибэрергэ буламы квитанциияне?
  • Мөнир Физик мөмкинлеге чикле Райнур 18 ел элек фермерлык белән шөгыльләнәКүрше авыл егете. Быел аннан чебиләр алдык. Исән сау бер дигән булып үстеләр. Молодец егет. Нәрсәгә…
  • Анон Винера Ганиева: “Яшьләргә җиңелрәк, аларның һәрберсе блогер”Венера Ганиева кайчан "Винера"га әйләнде соң әле?

Сораштыру

Гафу итегез, хәзерге вакытта юк сораштыру.
Currently Playing

Минем Татарстан! Минем тавыш!

Минем Татарстан! Минем тавыш!

00:00:31
222

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

“Ватаным Татарстан” газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • Баш бит
  • МӨҺИМ
  • БЕЗНЕҢ ПРОЕКТЛАР
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • ФОТО/ВИДЕО
  • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!