Чаллыда яшәүче Агина Алтынбаевага полиция хезмәткәренә сукканы өчен җинаять эше кузгатылган

Чаллыда яшәүче Агина Алтынбаевага полиция хезмәткәренә сукканы өчен җинаять эше ачылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләгән.

Тикшерү фаразлаганча, җәнҗаллы рәвештә танылган әлеге хатын-кыз Мамадыштагы полиция бүлегендә  чып-чын мәшхәр оештырган — Агина аңа карата полицейскийлар төзегән беркетмәләрне ерткан, шуннан соң полиция хезмәткәрен этеп-төрткәли башлый, шулай ук кабинет буенча шкафта сакланган документларны тараткан.

Алтынбаевага карата «Хакимият вәкиленә карата көч куллану» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Алдан хәбәр иткәнчә, Агина Алтынбаева социаль челтәрдә үзенең провокацион видеороликлары белән танылган кеше. Бер язмада хатын-кыз яңа туган улын кулына тотып, автомобиль белән идаре итүен төшереп кертте. Икенче видеода балигъ булмаган улына авто белән идарә итәргә мөмкинлек биргән иде.

https://vatantat.ru/2019/11/ulyn-rul-artyna-utyrtyp-130-km-s%d3%99g-tizlek-bel%d3%99n-%d2%97ildert%d2%afche-agina-ya%d2%a3a-video-yazdyrgan-video/


Фикер өстәү