Синоптиклар Татарстанда көчле бозлавык турында кисәтә

Бүген Татарстан территориясендә һәм Казанда юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә. Төнлә республиканың төньяк районнарында бозлавык булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Татар-информ» элек Татарстанда атна ахырына кадәр уртача салкын һава торышы урнашачагын хәбәр иткән иде. Шулай ук 25 декабрьдә һава температурасы төнлә 7дән 12 градуска һәм көндез 4тән 9 градуска кадәр салкын булачак.


Фикер өстәү