Татарстанда яшәүчеләр “КАРДО” урам культурасы бәйгесендә катнаша ала

Татарстанда яшәүчеләр “КАРДО” урам культуралары премиясенә дәгъва кылу буенча бәйгедә катнашуга чакырыла. Россиядә, якын чит илләрдә заманча сәнгать һәм спортны үстерүгә өлеш керткән өчен бирелә торган федераль премия бу. Проектның дөньяда тиңе юк. “КАРДО” бәйгесенең рәсми башлануы турында “ОФФБИТС” иҗтимагый оешмасы белдерә. “КАРДО” премиясе – урам сәнгате һәм спортының киләчәгенә өлеш керткән өчен үзенә бер “Оскар” ул.

Бәйгегә урам культураларын үстерү белән шөгыльләнүчеләр, үзен спортчы яки сәнгать эшлеклесе итеп танытырга теләүчеләр яисә иҗтимагый оешмалар, командалар һәм иҗат проектлары вәкилләре чакырыла.
Проектның төп максаты – балалар, яшьләр, эшләүче халык арасында иҗат һәм сәламәт тормыш рәвешен (әйтик, брейкинг, хип-хоп, стрит-арт, стрит-дэнс, скейтбординг, паркур) популярлаштыру белән шөгыльләнүче заманча иҗат һәм спорт культураларының иң булдыклы вәкилләрен ачыклап, аларга ярдәм итү.

“КАРДО” Бөтенроссия заманча урам сәнгате һәм спорты-бәйге премиясе ун номинациядә үткәрелә. Алар арасында Елның җәмәгатьчелек вәкиле, Елның хип-хоп биючесе, Ел эшмәкәре, Ел брейкеры кебек номинацияләр бар.

Проект өч этапта уздырыла.
1.Онлайн-теркәлү. Бәйгедә катнашучылар әлеге этап кысаларында үзләре, үзләренең командасы һәм башкарылган эшләре турында сөйләргә тиеш. Гаризалар премия-бәйге сайтында (http://премия-кардо.рф) һәм “Россия яшьләре” автоматлаштырылган мәгълүмат системасында кабул ителә. Теркәлү – 2020 елның 29 февраленә кадәр.
2. Онлайн-сайлап алу. Аның барышында дөньяның 15 иленнән хөкемдарлар гаризаларны сайлап алып, “иң-иңнәр”не билгеләячәк.
3.Бәйге-премия финалы. Дүрт көн дәвамында барачак:
9 апрельдә – “КАРДО” премиясенең рәсми ачылышы;
10 апрель – Бөтенроссия мәгариф форумы;
11 апрель – Фестиваль: – анда иң көчле спортчыларның ярышлары үткәреләчәк;
12 апрель – “КАРДО” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы.

Җиңүчеләрнең һәммәсенә акчалата премияләр, уникаль сыннар, призлар тапшырылачак, шулай ук алар федераль статус һәм үз эшләренә этәргеч бирүгә яңа мөмкинлекләр алачак.
Бәйге-премия турында тулырак язма белән рәсми сайтта (http://премия-кардо.рф) танышырга була.


Фикер өстәү