Җылы сөяк сындырмый

Яңа елны каршылаганда, иң элек бер-беребезгә нәрсә теләдек? Әлбәттә, сәламәтлек! Чыннан да, иң мөһиме шул. Әмма кайвакыт кайнап торган тормыш ыгы-зыгысында бу хакта онытып җибәрәбез.

Купшы туңмый – калтырый, сөякләре шалтырый, дигәндәй, суыкта башка кимичә йөрибез, калын киенүне бар дип тә белмибез. Шул ук вакытта хәзер туташ-ханымнарның сылулыгына тамчы да зыян салмаган, элеккеге триколар кебек ир-атларның чалбар балаклары астыннан тырпаеп тормаган “термобелье” белән кибетләр тулган. Тәнгә сыланып торган бу эчке кием – бик уңайлы һәм җылы. Элек чаңгычы, биатлончы, чана шуучы кебек профессиональ спортчыларга гына тәтегән киемне хәзер теләсә кайсы кибеттән барып алырга була. Бары тик сайлый белү генә кирәк.

Кайберәүләребезнең аны, модага иярү, дип кенә кабул итүе дә мөмкин анысы. Әмма бик үк дөрес фикер түгел бу. Термокиемнең өстенлекләре гадәти эчке киемнекенә караганда күпкә зур. Беренчедән, хәтта синтетикадан эшләнгәне дә тәннең җылысын саклый, бер үк вакытта “сулый” да (тикмәгә генә нанотехнологияләр нигезендә эшләнмәгән ич ул!). Икенчедән, җөен кием тышында калдырып, хәрәкәткә комачауламаслык итеп, “электрлану” булдырмаслык итеп тегелгән. Өченчедән, кием материалы организмны алҗудан һәм киеренкелектән саклый, шулай ук тәнгә сыланып торуы нәтиҗәсендә кан әйләнешен яхшырта. Бәясен кыйбатсынучыларга исә шуны әйтәсе килә: сәламәтлекне, чисталык-пөхтәлекне саклау белән үзен йөз тапкыр аклый. Ә сәламәтлекнең акчадан кыйммәт була алмавын барыбыз да яхшы аңлый.

Хәзер хәтта җәй көне кия торган термофутболкаларга хәтле бар. Мондый кием утыз градус эсседә дә тирләтми, чөнки тукымасы шулай эшләнгән.

Ничек сайларга?

Карап торышка, гадәти эчке киемгә охшаган ул. Бары тик тегелеше һәм тукымасының үзенчәлекле булуы белән генә аерылып тора. Безне иң элек спортчылар, балыкчылар өчен түгел, ә көндәлек кием кызыксындыра. Озак вакыт буе суыкта нәрсәдер эшләүчеләр яки тораташтай басып торучылар өчен түгел, ә кыска вакыт эчендә суыкта булып алу һәм эш көнендә берничә сәгать буе җылы бүлмәдә утыручылар өчен, димәк. Мондыйларга йон, киҗе мамык, бамбук, ефәк, ангора мамыгы кебек табигый материаллардан яисә шуңа синтетика кушып эшләнгән термокиемнән дә яхшысы юк. Моның ише эчке киемне җитештерүдә хайван яки үсемлекнең үтә юка җепселләре кулланыла. Бу аллергия куркынычын тулысынча юкка чыгара. Меринос йоны (үтә нәфис йонлы сарык токымы) кушып эшләнгән эчке кием бигрәк тә юка, нәфис була. Әмма бәясе генә шактый ук “тешли”.

Термокием суыктан гына түгел, җилдән, кар-бураннан да саклый. Тукымасының һава тутырылган бик-бик кечкенә күзәнәкләрдән торуы тән җылысын саклый, шул ук вакытта тыштан җил-суык үткәрми. Кимчелегенә килгәндә, табигый яки катнаш тукыма синтетик “туганы”на караганда тизрәк туза, шулай ук тирне начаррак сеңдерә. Әмма көн саен кию өчен барыннан да яхшырак ул. Көндәлек эчке киемнең фасонына килгәндә, хатын-кызларга – нәзек баулы майка һәм легинсы (яисә шорты), ә ир-атларга майка яки футболка һәм кальсон тибындагысын сайлап алу кулайрак.

Табигый тукымалардан аермалы буларак, синтетика тирне сеңдермичә, тышка “чыгарып” тора. Мондый кием спорт белән шөгыльләнүчеләр һәм тир түгеп, күп көч куеп эшләүчеләр өчен кулай. Тиз тузмый, тартылып-сузылып, рәвеше бозылмый. Шулай ук катнаш тукымадан эшләнгән термокием дә була. Мондый эчке кием бик нык, шул ук вакытта тәнгә йомшак. Спорт белән шөгыльләнү һәм бик суыкта кию өчен нәкъ менә шундые аеруча кулай.

Термокиемне сайлаганда, үлчәменә игътибарлы булу кирәк (хатын-кыз оегы кебек үлчәмдәгесе сайлап алына). Тәнгә сыланып торырга тиеш, юкса төп бурычын: җылылык саклау һәм тәннән бүленеп чыккан тирне “чыгарып” тору бурычын үтәмәячәк. Зуррагынмы-кечерәгенме алырга, дигән шик туса, кечерәгенә тукталу кирәк. Артык кысан да булмаска тиеш, югыйсә хәрәкәтләнү авыр булачак. Әлбәттә, киеп карап алудан да яхшысы юк, әмма мондый мөмкинлек кайбер кибетләрдә генә булдырылган. Шуны да белеп тору кирәк: термокиемне, гадәти эчке кием кебек үк, кибеткә кире тапшырып булмый.

Ничек юарга

Термокием, бактерияләргә каршы матдә сеңдереп эшләнсә дә, тән-тир исен сеңдерә. Шуңа күрә аны даими рәвештә юып тору кирәк. Температурасы 40 градустан артмаган суда кул белән генә юып алу яхшырак. Машинада исә, кондиционер салмыйча, сыгу режимына куймыйча гына, “деликатный режим”да юу шарт. Кер юу порошогы урынына гель яисә башка төрле сыекча куллану әйбәтрәк. Кайнатып юарга, сыгарга, кайнар батарея янында киптерергә, үтүкләргә ярамый. Югач, суы аксын өчен, җайлап кына элеп куярга. Ә инде юу ешлыгына килгәндә, көн саен кигәндә, атнасына бер тапкыр юу җитә. Шушы киңәшләрне үтәгәндә, гадәти эчке киемгә караганда күпкә  озаграк хезмәт итәчәк.

Бу кызык

* Термокием эшләүдә кулланыла торган технология НАСА астронавтлары өчен уйлап табылган. Галәмдә гадәттән тыш шартларда температура тирбәлешләрен җиңелрәк кичерү өчен.

* Әлеге эчке кием дөрес сайлап алынганда, кат-кат киелгән берничә гадәти киемне (майка, “водолазка” һәм свитерны) алыштыра.


Фикер өстәү