Татарстанда коткаручылар М7 юлында машинасы ватылып калган хатын-кызга ярдәм иткән

Татарстанда коткаручылар М7 федераль трассасында машинасы ватылып калган хатын-кызга ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә 16.34 сәгатьтә «112» бердәм номерына М7 трассасының 933нче чакрымында, Мамадыш районының Катмыш авылы янында, 48 яшьлек хатын-кызның машинасы ватылуы һәм ярдәм соравы турында мәгълүмат килгән.

Бу урынга җибәрелгән 5нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре салкын трассада калган ханымны үз машиналарына утырып, кайнар чәй эчерткән һәм туганнары карамагына тапшырган.


Фикер өстәү