Татарстан юлында өшегән ир белән хатынны коткарганнар

Татарстанда М7 трассасында бер парны коткарганнар – алар ватылган автомобильдә туңып утырган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. 

Кичә республиканың Мамадыш районында М7 трассасында «Лада» җиңел машинасы ватылуы турында хәбәр алынган. Автомобильдә 49 яшьлек ир-ат һәм 46 яшьлек хатын-кыз булган, алар туңып утыруларын әйткән һәм ярдәм сораган.

Чакыру буенча килгән 5нче зона коткаручылары кешеләрне үз автомобильләрендә җылыткан, ә аннан соң ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.

 


Фикер өстәү