Татарстан Республикасының Мамадыш районында Омар бистәсе янында Чулман елгасында ике балыкчы утырган резина көймә әйләнеп капланган. Әлеге хәбәр махсус хезмәтләрне чакыру 112 номерына алынган.
Балыкчыларның берсе йөзеп чыккан, икенчесе – юк. Вакыйга урынына 5нче зона коткару отряды коткаручылары чыккан, алар икенче балыкчыны эзләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.