Эксперт смартфонны зарядкага куйганда иң еш очрый торган хатаны атады

Тулысынча зарядка җыйган смартфонны челтәргә тоташтырылган килеш озак тотарга ярамый, бу батареяның ресурсын киметә. Бу хакта BatterieIngenieure немец компаниясе җитәкчесе әйтте. Бу турына Business Insider басмасына сылтама белән «Известия» газетасы хәбәр итә.

Шулай ук белгеч әйтүенчә, «30-50 процент зарядка булганда телефон батареясының ресурсы әкренрәк кими».

Моннан тыш, эксперт гаджетларны иртән зарядкага куярга киңәш итте һәм литий-ионлы аккумуляторларның барысы да вакыт узу белән бозыла диде.


Фикер өстәү