Эсседә гаджетларга зыян килмәсен өчен нишләргә – белгеч киңәшләре

Җайланмалар, кызып, сафтан чыга.

Гаджетларны кояшта озак тоту аларның кызуына китерергә мөмкин. Роскачествоның Цифрлы үзәк белгечләре шулай дип белдергән. Шуңа күрә белгечләр җайланмаларны кояш күзеннән читтәрәк тотарга киңәш итә. Телефон, планшет, ноутбуклар кояшта озак торганда, эчке детальләре һәм үткәргечләре эри башларга мөмкин чөнки.

Ноутбук өчен җилләткечле аскуйма булса әйбәтрәк. Җайланма ниндидер өслектән яки кеше тәненнән чыккан җылылыктан да кызарга мөмкин. Шуңа күрә җилләткечләрдән эсседә генә түгел, ә даими рәвештә файдалану кирәк.

Шулай ук смартфоннарны кием-салым кесәсендә йөртү дә киңәш ителми. Бигрәк тә дымлы, бөркү һавада. Телефонның тышлыгын әледән-әле салдырып, аны җилләтеп алу хәерлерәк.

Шунысы да бар: гаджетларны урамда зарядкага куярга ярамый. Зарядка вакытында алар, температурасы күтәрелү сәбәпле, бик нык кызарга мөмкин.

Моннан тыш телефонны кояш күзенә куелган машинада калдырырга ярамый. Җилләткеч яки кондиционер янына куйсаң әйбәтрәк.

Кызган очракта, гаджетны сүндереп куярга кирәк. Болай эшләгәндә, ул тизрәк суыначак.


Фикер өстәү