Психик авыру билгеләре булган хезмәткәрләр мәҗбүри төстә психиатрга күренергә тиеш булачак

Бу чара зыянлы производствога, транспорт хәрәкәтенә бәйле эшләргә җәлеп ителүчеләргә, шулай ук азык сәнәгате оешмалары хезмәткәрләренә кагыла.

Профилактик медицина тикшерүе вакытында яки эшкә урнашканда үзләрендә психик авыру билгеләре ачыкланган хезмәткәрләрне эш бирүчеләр психиатрия тикшеренүенә җибәрергә тиеш булачак. Сәламәтлек саклау министрлыгы кешеләрнең психик сәламәтлеген тикшерүнең яңа тәртибен раслаган. Боерык проекты норматив-хокукый актлар порталына урнаштырылган. Ул гамәлдәге норматив актны алыштырачак.
Бу чара зарарлы производстволарда (шул исәптән җир асты эшләрендә), транспорт хәрәкәтенә бәйле эшләрдә катнашучыларга, шулай ук азык-төлек сәнәгате, җәмәгать туклануы һәм сәүдә, суүткәргеч корылмалар, медицина, балалар оешмаларында эшләүчеләргә һ.б. кагыла, дип яза Kazanfirst”.

Психитар-нарколог, доктор Исаев клиникасы җитәкчесе Руслан Исаев әйтүенчә, моның кайчан тормышка ашырылачагы билгесез әле.

– Беренчедән, бу иң элек кешегә диагноз куюны таләп итә. Моңа кадәр теге яки бу тайпылышлары булган кешене эшкә алмасалар, хәзер аңа диагноз куелган булырга тиеш. Икенчедән, РФ Хезмәт кодексының 77 статьясында, эш бирүче хезмәткәрне үзенә кулай вазыйфага күчерә алмаган очракта, медицина күрсәтмәләре буенча хезмәт килешүен өзү күздә тотылган. Кеше психиатрга күренүдән баш тарткан очракта нәрсә булачагы, медицина тикшеренүеннән баш тартуның эштән җибәрелүгә нигез булып тору-тормаячагы билгесез., – дип аңлаткан белгеч “Kazanfirst” хәбәрчесенә.


Фикер өстәү