Марат Кәбиров: «Алга бару ул – яхшылыкка, яктылыкка атлау. Шулай тоела иде…»

Мәзәк сөйләгәндә иң ахырдан жираф көлә, чөнки аның муены озын, тиз генә барып җитми, диләр бит. Юмор ул һәрвакыт үз вакытында барып җитми икән. Кайберләре еллар үткәч кенә аңлашыла башлый.

Гомер буе авылыннан чыгып карамаган бер адәм күршесенә утырып Казанга юлга чыккан. Район чигендә бик матурлап нинди дә булса билге куялар бит. «Хәерле юл!» дигән язуы да була. Ә икенче район башланган урында «Рәхим итегез!» дигәне каршылый. Әнә шундыйрак җиргә җиткәч, теге кеше җан сагышы белән: «Прощай, Башкирия!» – дип сөрәнләгән. Башкортстан бетми әле анда, Татарстанга чыкканчы тагын ике район үтәсе бар. Менә шушы хәлне мәзәк итеп сөйлиләр иде. Кемнәрдер хәтта көлә дә. Ә миңа, гомер буена илне айкап йөргән кешегә, кызык тоелмый. Авылыннан чыкканы булмагач, юлны белми бит инде. Кая барганын да аңламый, хәтта Актанышта төшереп калдырсаң да: «Казан шушы икән», – дип йөрергә мөмкин. Офыклары чикле, карашы тар… Шул мәзәкне хәтерләп, менә хәзер генә елмаеп куйдым. Егерме елдан соң…

Авылдан чыкмый яшәгән кешенең шулай кылануы бик табигый инде, бер карасаң. Бәләкәй чакта үзебез дә шул чамарак идек бит. Офыклары чикләнгән кешенең дөньяга карашы да үзенчәрәк була, чөнки ул үз карашы, үз хыялы биргән мөмкинлекләр чигендә генә яши ала. Бик кечкенә вакытта, мәсәлән, саннар тәртибе болайрак булып күренә иде: бер-ике-өч дип унга кадәр җитәсең дә аннан вакланып тормыйсың, ун-егерме-утыз-кырык-илле-йөз дип китәсең…

География дә бик гади генә кебек. Район үзәгенә кадәрге авылларны беләсең инде, аларны үз тәртибендә саныйсың. Ә аннан соң… Минем өчен ул менә болайрак тоела иде: Яркәй – Уфа – Казан – Мәскәү – Берлин – Америка. Азрак үсә төшкәч кенә ачыкланды: Мәскәүдән соң шундук Берлин башланмый, араларында Харьков та бар икән әле, минем бабай шунда нимесләр белән сугышканда үлеп калган.

Тора-бара Африка, Кытай дигән шәһәрләр дә барлыгын ишеттек. Африка Җир шарының иң аскы ягында, караңгыда, шуңа анда яшәгән кешеләрнең тәне кап-кара. Ә Кытай, киресенчә, Җирнең иң өске өлешендә, күк гөмбәзе астында. Аларның тәннәре сап-сары икән. Мин ул сарылыкны көзге каен яфрагы кебегрәк күз алдына китерәм һәм сәбәбен кояш ныграк кыздыргангадыр дип гөманлыйм.

Бер карасаң, адәм баласы кызык, һәр нәрсәне үз мантыйгына яраклаштыра. Шул мантыйгы буенча үз дөньясын төзи. Шуңа дөнья артык зур түгел, ә адәм акылына сыеп бетәрлек дәрәҗәдә генә була. Бу чиксезлекнең без кабул итә алган өлеше генә – дөнья, калганы – бушлык, билгесезлек яки бөтенләй юк…

Бераз зурайдык инде, бөтен нәрсәне дә аңлый башладык. Тарих дөреслеге ачылды. Революциягә кадәр халык бик интегеп яшәгән икән. Хәерчелектә җәфа чиккән, ач-ялангач булган. Надан булган. Соңгысына мин нык ышанам, аның мисалы күз алдында – минем әби. Ул бөтенләй артта калган, хәреф тә танымый. Искечә генә белә инде, тик анысы чутланмый – иске хәрефләр белән яңа тормыш төзеп булмый ич. Тарихны да белми. Бәхәсләшкән була әле шул көенә, Николай заманында кызыл билле перәнникләр бар иде, кызыллар килгәч тә бик рәхәт күрсәтмәделәр, дигән була. Чи надан инде, короче…

Ә без, тарих дәресе укыгач, бөтенесен дә беләбез. Патша заманнарында халык бик изаланып яшәгән, аларны Ленин гына рәхәткә чыгарган. Шуңа аны зурлыйлар да. Революция, Гражданнар сугышы, ачлык, Бөек Ватан сугышы… Шул рәвешле, тормыш акрын гына җайлана барган. Хәтта өй түбәләренә карап та әйтеп була: башта саламнан япканнар, аннары – такта, аннан – шифер, хәзер хәтта калай белән ябучылар да бар… Элек йөкне кул арбасы белән ташыганнар, аннан – ат белән, хәзер менә машина-тракторлар ташый… Әти-әниләр үзләре дә бит инде башта үлән ашаганнар, аннан – алабута, арыш икмәге, хәзер – бодай күмәче. Нәрсәгә генә карасаң да, тормышның алга баруын, яхшыруын күрсәтеп тора. Менә шуларны күреп яшәгәч, коммунизм дигән нәрсәнең кайчан да бер килеренә шикләнерлек тә түгел иде.

Гомумән, кешелек үсештә бит инде ул. Башта кыргыйлар яшәгән, аннан ыру-кабиләләргә берләшкәннәр, колбиләүчелек, феодализм, капитализм… Тормыш шартлары да яхшыра барган. Менә шуларны уйласаң, без алга барабыз бит инде. Яшәгән саен, тормыш яхшырак була бара. Алга бару ул – яхшылыкка, яктылыкка атлау. Шулай тоела иде.

Сөңге күтәреп мамонт артыннан чапкан борынгы кешене күз алдына китерә аласызмы? Чаба ул. Аягына чыра кадалса да, сөңгесе сынса да, эче бора башласа да… Куышында анасы үлеп ятса да, баласы коега төшсә дә… Аның аңы-тәне-теләкләре белән мамонт идарә итә. Кешелек тә шулай. Гомер буена шулай чапкан ул: мамонт аулаган, коллар тоткан, җирләр яулаган… Бүген ул мөлкәт артыннан чаба. Капитал артыннан. Бөтен тарих буена нәрсәләрдер артыннан чабып, нидер куып йөргән кавемнең бу дәрәҗәгә ирешүе дә могҗиза инде.

Марат Кәбиров

Фото: smartik.ru


Фикер өстәү