Минтимер Шәймиев Казан малае Антонның Яңа ел теләген тормышка ашырды

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан малае унҗиде яшьлек Антон Насретдиновның Яңа ел теләген тормышка ашырды.

Аның теләкләре язылган открытканы Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советының декабрь утырышы башланыр алдыннан “Теләкләр чыршысы”ннан алды.

Антон ноутбук турында хыяллана. Минтимер Шәймиев аның өчен тагын да җайлырак вариант — Lenovo IdeaCentre A340 моноблогын бүләк итә. Компьютерга өстәмә Windows 10 системасы куелган, шулай ук Microsoft Office ка гомерлек подписка (документлар белән эшләү өчен) бирелгән.

Минтимер Шәймиевнең иң изге теләкләре язылган котлау открыткасы белән бүләкне Антон Насретдиновка һәм аның әнисе Ольга Васильевнага ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов тапшырды.

Татарстанда 2014 елдан башланган “Теләкләр чыршысы” Яңа ел акциясе “Минем белән хыяллан” Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылды.


Минтимер Шәймиев Казан малае Антонның Яңа ел теләген тормышка ашырды” язмасына фикерләр

  1. Исегез киткэн икэн.9-10 мен пенсия алсалар нэрсэ тапшырырлар иде микэн ???

Фикер өстәү