Алабугада зур яңалык: ял итү өчен яңа урын барлыкка килде

Алабугада «Три медведя» бистәсе янында «Алабуга» спорт-сәламәтләндерү мәйданчыгы белән уникаль табигый-ландшафт паркы эшли башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ачылу көнендә, 8 гыйнварда, анда балалар өчен спорт ярышлары узды. Чараны Алабуга районы Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, шәһәрнең спорт мәктәпләре оештырды. Балалар рәхәтләнеп капчык киеп йөгерде, аркан тартты, футбол уйнады.

Кыш бабай балалар белән уйнап, баллы бүләкләр тапшырды. Сүз уңаеннан, яңа паркта теләгән һәркем — бала-чагадан алып өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр ял итә ала. Биредә моның өчен бөтен шартлар тудырылган — балалар мәйданчыгы, спорт тренажерлары, эскәмияләр бар.

Шулай ук бөтен гаилә белән саф һавада йөрергә була.

«Алабуга нуры»

Фикер өстәү