Рөстәм Миңнехановка «Мужское/Женское» тапшыруы алып баручысы Александр Гордонның мөрәҗәгатен җиткергәннәр

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың хыялы турында Президент белә дип әйтте. Казан Кремленең рәсми вәкиле хәбәр иткәнчә, бүген иртәг Президентка бу хакта мәгълүмат биргәннәр.

— Рөстәм Нургалиевичны бүген әлеге мәгълүмат белән таныштырдык. Якын арада бу мәсьәләне ничек хәл итеп, әлеге гаиләгә ничек ярдәм итеп буласы турында сезгә дә хәбәр итәрбез, — диде ул.

Шагыйрә Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова) ире белән уллыкка бала алырга телиләр. Бу хакта алар «Беренче» каналда чыга торган «Мужское/Женское» тапшыруында катнашканда әйтте. Әмма аларның торырга үз фатирлары юк. Бу сүзләрдәе соң тапшыруның алып баручысы Александр Гордон Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Ул аннан әлеге гаиләгә фатир бирүен сорады.


Рөстәм Миңнехановка «Мужское/Женское» тапшыруы алып баручысы Александр Гордонның мөрәҗәгатен җиткергәннәр” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ