Казанда быелның гыйнварындагы температура 145 еллык күзәтүләр тарихында өч көн рәттән рекорд куйган. Бүген КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Агымдагы елның 16 гыйнварында Казанда бер тәүлек эчендә иң югары температура +2,8 градуска кадәр күтәрелде. Моңа кадәр 2015 елның гыйнварында бу көнне һава +2 градуска кадәр җылынган иде. 2020 елның 17 гыйнварында исә температура +4,2 градус тәшкил итте, ә аңа кадәр иң югары температура 2003 елның гыйнварында (+1,6 градус) күзәтелде», — дип хәбәр итте ул.
Быелның 18 гыйнварында көндез Казанда термометрның терекөмеш баганасы +2,4 градуска кадәр күтәрелгән, моңа кадәр 2003 елда бу көн иң җылысы (+1 градус) булган иде.
Шәрипова китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 1875 елдан бирле алып барылган һава торышын күзәтүләр тарихында 2007 елның гыйнвары иң җылысы булган. Ул елны гыйнварның беренче ункөнлегендә һаваның уртача температурасы +3, ә икенче декадасында +1,2 градус тәшкил иткән. Гыйнварның өченче декадасын анализларга әле иртәрәк.