Кунакханәдә җылылык торбасы шартлау аркасында 5 кеше һәлак булган

19 нчы гыйнвар төнендә Пермьдә шәхси кунакханәдә җылыту торбасы шартлый, элегрәк биш кешенең гомере өзелде, өчесе пешеп хастаханәгә китерелде дип хәбәр иткәннәр иде. 

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министры Оксана Мелехова белдергәнчә,бер пациентка авыр хәлдә, икесе уртача авыр хәлдә.

«Шулай ук өч кешенең госпитализациядән баш тартуы билгеле. Алар табиблар күзәтүе астында амбулатор дәвалауда булачаклар», — диде Мелехова.

https://vatantat.ru/2020/01/sh%d3%99hsi-kunakhan%d3%99d%d3%99-fa%d2%97iga-bulgan-%d2%bb%d3%99lak-buluchylar-bar/

Фаҗига Совет Армиясе урамында «Карамель»хостелында була. Иң соңгы каттагы номерларның берсендә җылыту системасының торбасы шартлый. Нәтиҗәдә берничә бүлмәне су баскан. Җинаять эше кузгатыла.


Фикер өстәү