Тарифларга светофор куялар: түләүләр 4 проценттан күбрәккә кыйммәтләнә алмый

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү 4 проценттан күбрәккә кыйммәтләнә алмый. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау утырышында билгеле булды. Җыелышта нәрсәнең күпмегә артачагы, районнарда бәяләрнең ни өчен төрле булуы, җыелган акчаның кая китүе турында сөйләштеләр.

– Быел 1 июльдән газга уртача тариф 3 процентка артачак, җылылык энергиясе һәм канализация – 3,3 процентка, су белән тәэмин итү 2,9 процентка кыйммәтләнә, – дип сөйләде Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев. – Тарифлар төрле районда төрлечә. Әйтик, Балтачта 1 Гкал җылылык өчен 2348 сум түлиләр, Чаллыда – 1619 сум. Бу өлкәдә эшләргә кирәк. Тарифлар бер-берсеннән алай аерылырга тиеш түгел. Су мәсьәләсендә дә шушы хәл. Тәтештә суның бер кубометры – 48,2, Кайбычта 17,7 сум тора. Сәбәбе билгеле: бер очракта – Идел яки Камадан су алу, икенчесендә – скважина казыту. Әмма бу халык арасында ризасызлык тудыра. Шуңа да бердәм бәя булырга тиеш.

Бу мәсьәләгә утырышта катнашкан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да игътибар итте.

– Без республиканың төрле районнарында тарифлар буенча зур аерма күрәбез. Бу бигрәк тә эчәргә яраклы суга һәм канализациягә тарифларда ачык чагыла. Билгеле, бу беренче чиратта җитештерү технологиясенә, куллануга да бәйле. Әмма шуңа да карамастан, бәяләрнең төрле булуына анализ ясау һәм Татарстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә тәкъдимнәр әзерләү бурычын куям, – диде ул.

Сүз уңаеннан, Россия күләмендә “Тариф светофоры” дигән проект барлыкка килде. Әлегә ул тәҗрибә рәвешендә Мәскәү һәм Калининградта тормышка ашырыла. Әлеге система, тарифлар билгеләгәндә, саннарның законга ни дәрәҗәдә туры килү-килмәвен ачыклый. Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Доценко Татарстанны да бу проектта катнашырга чакырды. Груничев, әлбәттә, каршы килмәде.

Бәя төрле булса да, республикада яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен суга да вакытында түләп бара.

– 2019 елда бу сан 98,2 процент иде. Алдагы елларга караганда беразга ким. Моның сәбәбе узган ел каты көнкүреш калдыкларына яңача түләү кертелүгә бәйле. Баштарак чүп өчен җыюны аңлату авыр булды. Килешү төзү дә, акча җыю да акрын барды, – ди Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов.

Калдыкларны җыюның ничек оештырылганы хакында “Гринта” оешмасы генераль директоры Светлана Ярлыченко да сөйләде.

– 2019 елда Татарстан халкыннан 743 мең тонна калдык җыйдык. Бу – һәр атна саен 5 этажлы “хрущевка” кадәр дигән сүз. 2019 елда 3392 яңа контейнер куелды. Аларны урнаштырганчы, ихтыяҗ күбрәк булган җирне сайладык. Бу яктан безгә район башлыклары ярдәм итте. Былтыр заманча 19 чүп ташу машинасы алган булсак, быел бу санны тагын да арттырмакчы булабыз. Әле максатларга 250 миллион сум акча тотылачак, – дип нәтиҗә ясады Светлана ханым.

Татарстанның Дәүләт заказлары агентлыгының генераль директоры Яков Геллер тарифлар белән эшләүче оешмаларга исәп-хисап үзәге ачарга тәкъдим итте.

– Оешмаларның чынлап тотылган чыгымнарын белер өчен, аларга ревизия ясарга кирәк. Һәркайсының исәп-хисабы – төрле банкларда. Шунлыктан аларны күзәтеп бетерә дә алмыйлар. Әгәр аларның чыгымнары, сатып алган әйберләре, салымнары күренеп торса, үтә күренмәле тариф булыр иде. Моны нигә әйтәмме? Узган ел тарифлар белән эшләүче 368 оешмага мөрәҗәгать иттек, аларның бары тик сигезе генә безне ишетте, – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү