Татарстанда җиңел машина трассадан кюветка төшеп киткән, шофер урында ук һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт урыныннан шаһитлар сөйләде.
Шаһитлар сүзләренә караганда, бүген Теләче районында Олы Нырсы авылыннан ерак түгел юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә «Лада Гранта» җиңел машинасы юлдан кюветка төшеп, әйләнеп капланган. Машина йөртүчесе һәлакәт урынында вафат булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча руль артында Шәдке авылы имамы Фәрит хәзрәт булган.