Диния нәзарәте васыятьнамәләр бәйгесенә иҗади эшләр кабул итә

ТР Диния нәзарәте васыятьнамәләр бәйгесенә иҗади эшләр кабул итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның «Гаилә» мәчете ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Нотариаль палатасы, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесен оештыра.

Конкурс эшләрен кабул итү 2019 елның 1 декабрендә башланды һәм ул 2020 елның 16 февраленә кадәр дәвам итәчәк. 24 февральдә бәйгегә йомгак ясалып, бөтен катнашучылар да «Гаилә» мәчетенә чакырылачак.

Конкурста катнашу өчен татар телендә язылган үз васыятьнамәңне почта аша юлларга gailya.mechet@gmail.com электрон адресына җибәрергә мөмкин.


Фикер өстәү